Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшүсмерләрнең тәмәке тартуга карата мөнәсәбәте ачыкланды

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Бернинди акчалар да, җәмгыятьтә тоткан урын да, дан-шөһрәт тә сәламәтлекне алыштыра алмый. Бу табигатьтән бүләк ителгән чып-чын кыйммәтле бүләк. Кеше үз сәламәтлеген яшьтән үк сакларга тиеш, чөнки бары таза-сау кеше генә сәламәт милләт формалашуына китерә. Хәзерге вакытта яшьләр арасында тәмәке тарту проблемасы киң таралган....

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Бернинди акчалар да, җәмгыятьтә тоткан урын да, дан-шөһрәт тә сәламәтлекне алыштыра алмый. Бу табигатьтән бүләк ителгән чып-чын кыйммәтле бүләк. Кеше үз сәламәтлеген яшьтән үк сакларга тиеш, чөнки бары таза-сау кеше генә сәламәт милләт формалашуына китерә.

Хәзерге вакытта яшьләр арасында тәмәке тарту проблемасы киң таралган. Әлеге начар гадәтне булдырмый калу өчен яшүсмерләр арасында һәрдаим профилактик чаралар уздырып тору зарур. Алар сәламәт яшәү рәвешенең бөтен өстенлекләрен белеп, күреп үсәргә тиеш. Нәкъ шушы максат белән Кнәз авылы мәдәният йортында «Тәмәке - АГУ! Тартуыңны ташла! » тематик очрашуы узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тәмәке төтененең тартучыга гына түгел, ә янәшәдә торган кешегә дә зыяны бик зур булуын сөйләде. Иң куркынычы исә шунда - тәмәке эчке органнарга зыян салу белән бергә әле бик көчле тартылу да барлыкка китерә. Тарткан кешегә һаман саен тәмәкенең яңа дозасы кирәк була башлый.

Яшүсмерләр белән шулай ук «Ни өчен тәмәке тарта башлыйлар», «Тәмәкене нәрсәдән ясыйлар», «Тәмәке нәрсә ул» сораулары буенча да фикер алышынды. Социоллогик сораштыру анкетасында исә яшьләрнең әлеге проблемага карата мөнәсәбәте ачыкланды. Балаларның китап укырга һәм спорт белән шөгыльләнергә яратулары ачыкланды, дип яза безгә Кнәз авылы мәдәният йорты җитәкчесе Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев