Әниләргә мәдхия – Иске-Байлар авылыннан Гөлнәзирә Харисованы кызлары Гөлназ-Гүзәл котлый
Юллар кебек озын булсын, әнием, гомерләрең. Әни… Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә....
Юллар кебек озын булсын, әнием, гомерләрең.
Әни… Нинди олы сүз бу! Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, безгә дә үз әниебез - кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, безнен дә телебез "әни" сүзе белән ачылган. Әниебезнен йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңелләре булып куя бит аларның.
Әни безне бик ярата, тигез күрә.
"Балачак - шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әниебез. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырыштың. Рәхмәт, әниебез, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең алдагы тормышыбызда юлдаш булса иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп, озак яшәсәң иде, әниебез!
ГАЗИЗ ӘНКӘЙ!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сүзләрең.
Җылыдыр карашың,
Тансыктыр табының!
Сабыйлык языннан
Бүгенге көнгәчә
Безгә зур бәйрәм -
Тибеше җаныңның!
И Ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер;
Әнкәйгә бир САУЛЫК!
Әнкәйгә бир ГОМЕР!
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез бәйрәм көнеңдә.
Үстердең син безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев