“Кыз баланы рәнҗетсәң, каргышы төшми калмас...”
«М. авылындагы Разиф абыеңны беләсең микән, инсульт булды бит аңа, урын өстендә ята, телдән дә калган», - дип сөйләп китте Наилә апа уртак танышлар турында сүз алышканда. Бу агайны күреп белмәсәм дә, аңа кагылышлы байтак кына “легендалар”ның колагыма чалынганы бар иде...