Социаль программаларга – 1,5 млрд сум
«Татнефть» муниципаль берәмлекләр өчен өчен II грантлар бәйгесе башлануын игълан итә. Ул «Татнефть» хәйрия эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча максатчан программалар кысаларында үткәрелә.
Бу «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау», «Территорияләрне үстерү» һәм «Мәдәният»
кебек юнәлешләр. Анда Татарстандагы 13 муниципаль районның һәм Тольятти шәһәренең дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, коммерциясез дәүләтнеке булмаган оешмаалары катнаша алалар. Бәйгенең гомуми бюджеты Компания
ягыннан 1,5 млрд сум тәшкил итә.