Оҗмахларга тиңдер бакчасы
Авыллар буйлап йөргәндә һәм анда яшәүче халык белән аралашкан чакта, районыбызда никадәр уңган-булган кешеләрнең, кызыклы шәхесләрнең барлыгына һәрвакыт гаҗәпләнәм. Аларның һөнәрләре дә, гаиләләре дә гадәттә шуның кадәр гүзәл вә сокланып туймаслык – кайвакыт күз тимәсен дип, шүрләп тә куясың. Шулай да, бу кешеләрнең уңганлыгын башкаларга да танытасы килү, эчтәге икеле-микеле хисләрне читкә этәреп, кулга каләм тоттыра.
Бүгенге язмабыз герое да шундый кызыклы, уңган шәхесләрнең берсе. Аның тыйнаклыгы, гадилеге, тормышка тыныч, фәлсәфи карашы да минем кебек алны-артка карамыйча, язмышны койрыгыннан эләктерергә тырышучы кешене бераз әкренәйтеп, тынычландыра сыман. Моның барысы да Боерган авылында көн итүче оста бакчачы Әгъләм Шәйхетдинов турында.