Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рөстәм Хаҗиев: «Уңышка ирешүнең нигезе – җирне ярату!»

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының урып-җыю кампаниясен йомгаклау – быелгы уңыш нәтиҗәләре буенча видеоконференция булды. Видеоконференциядә ТР премьер-министры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикабызда урып-җыюның барышы, быелгы уңыш нәтиҗәләре хакында сөйләде. Соңгы ун елда республикабызда рекордлы күрсәткеч – 5,2 миллион тонна уңыш җыеп алынган. Министр: «Республикада 3 миллион 886 мең 395 кеше яши. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү өчен кимендә 350 мең тонна бәрәңге, 78 мең тонна кыяр-помидор, 268 мең тонна ит, 100 мең тонна шикәр комы, 46,7 мең тонна үсемлек мае, 1,3 миллион литр сөт, 1 миллион данә йомырка җитештерелергә тиеш. Социаль азык-төлек продуктлары белән үзебезне тулысынча тәэмин итүне ышанып әйтә алам», – диде. Видеоконференция утырышында республикабызда яхшы дан алган алдынгы хуҗалык – «Ирек» җитештерү кооперативы җитәкчесе – Татарстанның һәм Россиянең «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» Рөстәм Хаҗиев катнашты һәм чыгыш ясады.

«Ирек» җитештерү кооперативының 2128 гектар сөрүлек җирләре бар. Быел шуның 1050 гектарына – бөртеклеләр, 1078 гектарына азык культуралары чәчелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, язгы кыр эшләре һәм урып-җыю чорының – ел фасылының ничек килүенә, һава торышынң нинди булуына карамастан «Ирек» җитештерү кооперативы елның-елында мул уңыш ала. Республикада әйдәп баручы хуҗалыклар сафында булу – олы дәрәҗә. «Ирек» җитештерү кооперативы бөртеклеләр уңышын урып-җыеп алу буенча быел республикада рекорд куйды – гектарыннан 82,1 центнер уңыш урып-җыеп алды. 
Өч дистә елдан артык «Ирек» җитештерү кооперативын җитәкләүче Рөстәм Хаҗиев уңышка ирешү серен аңлатып болай ди: «Уңышның нигезе – җирне ярату. Җир – иң зур байлык. Бәләкәй генә кишәрлек җир дә буш калмаска тиеш. Ихластан үз эшеңне һәм туендыручы-сыендыручы җирне ярату кирәк. Аннары тагын мөһим бер шарт – сыйфатлы орлык чәчү һәм аны тиешенчә – агротехник чараларны үтәп үстерү. Бөртекле культуралар игүнең барлык технологик процессларын төгәл үтибез, агротехник чараларны дөрес кулланабыз. Алдагы ел уңышын кайгырту максатыннан көз айларында тирәнтен туңга сөрү – тирән сукалау эшен башкарабыз. Язын үз вакытында дым каплату – тырмалау үткәрәбез. Үзебезнең климат шартларына, җирлегебездәге туфракка ярашлы, югары уңыш бирә торган суперэлиталы орлык чәчәбез. Бу өлкәдә без турыдан-туры Казан һәм Ульяновск шәһәрләрендәге фәнни-тикшеренү институтлары белән элемтәдә торабыз, галимнәр белән кулга-кул тотынып эшлибез. Ашламалар, гербицидларны урынлы куллану – югары уңыш алуның тагын бер шарты. Ел саен тиешле нормада органик ашлама – тирес һәм туфракның әчелеген нормада тоту өчен известь кертәбез.  Шунысын да әйтергә кирәк, авыл хуҗалыгы тармагы һава торышы белән нык бәйләнгән. Бу – бәхәссез. Ел елга охшамый. Утыз бер ел җитәкчелек итү дәверендә бик явымлы һәм үтә дә корылыклы җәйләрне күрдем. Ләкин игенче бөтен гаепне табигатькә сылтамыйча, авырлыклар алдында югалып калмаска тиеш. Алдан ук «аяк киенеп» – хәстәрләнеп куярга кирәк. Әнә шул рәвешле, “арбаны – кыштан, чананы җәйдән” әзерләп куйганлыктан, быел гектарыннан уртача 82, 1 центнер уңыш суктырып алдык.Тулем җыем 8620,5 тонна тәшкил итте. Әйтергә кирәк, 100% яхшы сыйфатлы орлык сатканлыктан бездә үстерелгән бөртеклеләргә сорау зур. Татарстан районнары, күрше республикалар, Мәскәү, Воронеж, Курган, Пермь, Самара, Саратов, Ульяновск,  Оренбург якларыннан чәчүлек орлык алырга киләләр. Уңыш мул булгач аны саклау проблемасы да калкып чыга. Икмәкне  тиешле шартларда саклау өчен яңа складлар салып торабыз. Быел 1200 квадрат метр мәйданы булган яңа склад төзеп куйдык. Һәр сорт бөртекле ашлык өчен үзенә аерым складыбыз бар. Үткән ел орлык чистарту һәм сортларга аеру комплексын төзедек һәм сәгатенә 10 тонна орлык үткәрүче фотосепаратор урнаштырдык. 
Сыйфатлы һәм шул ук вакытта мул уңыш алуның тагын бер сере – хуҗалыкның авыл хуҗалыгы техникасы белән тулысынча тәэмин ителгән булуында. Соңгы өч ел эчендә машина-трактор паркын тулысынча яңарттык – 187 миллион сумлык техника сатып алдык. 
Әлбәттә, бу уңышларга дәүләт ярдәменнән башка ирешеп булмас иде. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановка, авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаровка авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә төрле яклап ярдәм итүләре өчен рәхмәтемне белдерәм. 
Эшсөяр кадрлар белән тәэмин ителгән булу – уңышның нигезе. Ындыр табагы мөдире Сәдит Сәгыйтов ике дистә елдан артык игенчелек тармагында җиң сызганып хезмәт куя. Кулыннан килмәгән эш юк: кирәк икән – тракторны иярли, кирәк икән – йөк машинасына утыра. Икмәк белән тулган дистәләгән складлардагы алтыннан да бәһале булган – тырыш хезмәт куеп табылган бөртекләрнең сакланышы өчен җаваплылыкны ышанычлы кешегә тапшырмыйча кемгә тапшырасың?! Аңа бу җаваплы вазыйфаны уңышлы башкарырга язсын. Вафир Сәхәбиев, Рамил Сабирҗанов, Ринат Фәрдиев, Әхнәф Вәлиев, Хәмзә Вәлиев кебек чын игенчеләребез бар, – дип  ел тәүлеге булсынга дип эшләүчеләр хакында яратып сөйли җитәкче һәм болай дип өсти: «Бер мөһим проблеманы әйтми калу дөрес булмас. Балалар авылда калып, булсынга дип эшләгәндә авыл хуҗалыгы тармагының, гомумән саланың киләчәге өметле. Олы улым Рамил – җитештерү тармагы буенча урынбасарым, хуҗалыкның әйдәп баручы белгече. Кече улым Рәмис – хуҗалыкның юридик һәм финанс мәсьәләләре буенча җаваплы вазыйфа башкара. «Бал, бал дип кенә авыз балланмый» ди халык мәкале. «Авылның киләчәге яшьләр кулында, аларны авылда калдырырга кирәк!» дип сөйләүчеләр күп. Иң элек үзебезнең балалардан эшне башларга кирәк дип уйлыйм. Балаларның рухын-җанын, тәнен-бәдәнен яхшы тәрбияләү белән беррәттән аларның күңеленә үзвакытында – кече яшьтән, җирне ярату, халкыңны ихтирам итү хисләрен сала белергә кирәк. Бездән аларга әнә шундый яхшы мирас калырга тиеш». 
«Ирек» җитештерү кооперативының ындыр табагында булганнан соң, районда гына түгел, республикада иң яхшылардан саналган кукуруз басуында булдык. Кукуруз уручы Вафир Сәхәбиев – республикада алдынгы механизатор. «ТРның атказанган механизаторы» аяз көннең һәр минутын файдаланып калырга тырыша.  Кукуруз чәкәнендәге орлыклар сап-сары гәрәбә төймәгә биргесез. Беләк юанлыгындагы кукуруз чәкәне һәм азык культурасының сусыл, яшел массасыннан сыйфатлы, туклыклы һәм витаминлы мал азыгы әзерләнә. Кыскасы, биредә игенчелек, орлыкчылык, терлекчелек тармагында уңышка ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.

/Р.Зәкиев фотолары. 


 

 


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев