Әдәбиятнең зирәк пәйгамбәре
Якташыбыз, язучы-прозаик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафис Хәсән улы Сәлимҗанов тиздән үзенең гомер бәйрәмен, 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Рафис Сәлимҗанов 1952 елның 1 октябрендә Татарстанның Тукай районы Иштирәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында – сигез сыйныф, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970-1975 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укытучысы булып башлый (1975-1976), аннары район комсомол комитетында инструктор (1976-1977), төбәк газетасы «Дуслык байрагы» редакциясендә хәбәрче (1977-1979) була. Рафис Сәлимҗанов 1979 елдан Чаллы шәһәрендә төпләнеп яши, КАМАЗ заводында эшче һөнәрләренең төрлесен үзләштерә, «Таң йолдызы» газетасында, «Аргамак» журналында, «Мәгърифәт» нәшриятын җитәкли.
Рафис Сәлимҗанов әдәби иҗат эшен узган гасырның җитмешенче елларында балалар өчен кыска хикәя-парчалар һәм юморескалар язудан башлый. Матбугатта беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. «Акъярда ахырзаман» комедиясен 1988 елда Минзәлә драма театры сәхнәләштерелә. Автор спектакль куелганнан соң туган фикерләре белән “Киңәш” (1997) газетасына биргән мәкаләсендә болайрак итеп уртаклаша: «Халык болай хәйран кабул итте, кул чабып утырган булдылар. Анда фәлсәфә һәм ул фәлсәфәне кешегә җиткерерлек юмор бар иде кебек. Ахырзаманнар дөньяда күп булган. Аны һәрвакыт көтеп яшиләр. Кешелекнең картая башлаган өлешенә ахырзаман идеясе бөтен заманнарда да бик якын:... Көчегездән килгән чаклы, шулай дип яшәгез. Көчегездән килсә... Шул турыда сүз бара бу пьесада».
1984 елда аның Татарстан китап нәшриятында унҗиде хикәясен эченә алган «Елан мөгезе» дигән беренче китабы басылып чыга, 1986 елда «Күкеле сәгать» исемле икенче җыентыгы нәшер ителә. Һәм дә бик зур аралык белән 2017 елда «Великий язык тюрков» китабы дөнья күрә.
Рафис Сәлимҗановның әлегә соңгы китабы укучылар күңеленә хуш килде. «Великий язык тюрков» китабы рус телендә басылган, урыс телендә сөйләшүче массаларга да ирештерү өчен эшләнгәне аңлашыла. Автор китапны сатирик повесть-эссе диеп бәяли.
Гасырлар буена милләтебезнең тәңкәсенә тиеп, бәгърен ашап килгән мәсьәлә - телебезнең язмышын тасвирлый язучы. Китап бик күп эзләнүләр, тикшеренүләр нәтиҗәсендә туган. Хәзерге көндә урыс сүзе дип масаючыларга автор үз үрнәкләре ярдәмендә дәлилләп бирү җайларын таба.
Китапның формасы да үзгә, ул тарих, фән, фәлсәфә тармакларын үз эченә ала.
Үзләренең иҗатларында төрки-татар сүзләрен кулланучы язучылар: Тукай, Пушкин, Есенин, Фатих Кәрим, Лев Толстой, Гоголь, Лермонтов, Салтыков-Щедрин, Чернышевский, И.А. Крылов, Михаил Шолохов, Михаил Булгаков, Фёдор Тютчев һәм башка язучыларның әсәрләреннән өзекләр белән тасвирлап бирә. Җыентыкта Чаллы шәһәренә 1983 елда килгән Лев Ошанинда искә алып үтелә. Мәктәп еллары истәлекләре белән дә уртаклаша автор. Бөтен булмышы белән тарих белән кызыксынучы кеше буларак тарихка да кагыла Рафис Сәлимҗанов. Анда Чингизхан, Гитлер, Сталин, Хрущев та искәртелеп үтелә. Хәрби терминнарга үз бәясен бирү җаен да таба ул.
Рафис Сәлимҗанов җылы, тарихи, гыйбрәтле, тормышның үзеннән алып язылган әсәрләр иҗат итә. Автор һәрдаим хезмәттә. Ләкин ул әдәби иҗат җимешләрен укучыларга җиткерергә ашыкмый. Үзе дә бу хакта яшерми әйтә. Бер язмасында: «...Язган әйберләр байтак булды. Ләкин... Күп булса, мин аларның 10 процентын дөньяга чыгара алдым. Басылмаган хикәяләрем күп», - ди.
Язучыны барлык укучылар исеменнән күркәм юбилее белән котлыйбыз. Аңа нәкь үзе әйткәнчә, көченнән килгәнчә тырышып иҗат итәргә язсын, без укучыларга талантлы егетебезнең басылмый яткан әсәрләрен киләчәктә күрергә язсын, ә Рафис Хәсән улына иҗат җимешләрен укучыга җиткерү юлларын табарга бер Ходаем үзе булышсын, дигән теләкне әйтәсе килә. Шул уңай белән газета укучыларга аның хикмәтле нәсерләрен тәкъдим итәбез.
Роза ХӘМИДУЛЛИНА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
***
Гаҗәп ил – күпме барсаң да, һаман чиксезлеккә алып чыга торган фикрият иле. Аның болыннары буйлап кайчак шул кадәрле ераклыкларга барып җитәсең – яшәү дә, үлем дә, монда килә алмыйча, үз чикләрендә туктап кала. Мәңгелекнең бер кисәге булып, йолдызлардан төшкән балкыш эчендә теләгәнчә йөзәсең дә йөзәсең.
Гаҗәп ил – фикрият иле.
***
Мин дөнья турында уйлыйм икән, димәк, үзем турында уйлыйм. Мин үзем турында сөйлим икән, димәк, дөнья турында сөйлим.
Син нинди булсаң, дөнья да шулайдыр ул. Бала булсаң, ул сиңа балаларча карый, карт булсаң – картларча йөзен чыта. Шат булганда – ул да шат, моңсу булганда – ул да моңсу. Һәм күпме күзәтсәң дә, уйнаганга – уенлы ул, җырлаганга – җырлы, гашыйкларга – гыйшыклы, яшәгәндә яшьни торган, син юкка чыкканда синең белән юкка да чыга торган хикмәтле дөньядыр бу.
Мин уртада хәрәкәтсез торам, тик дөнья гына хәрәкәттә кебек. Кешелекнең иң сәер алдануларының берсенә охшаган бу: мең еллар буена Җир тирәли Кояш һәм йолдызлар әйләнеп йөри дип саналган. Чынында – киресенчә икән.
***
Төн ярканатлары канат җәю белән Көн кануннары күздән гаип була. Адәм баласы Көннең ак китабын куеп, әүвәлге заманнардан ук язылып килгән шомлы, маҗаралы Төн китабын ала. Андагы һәр сурәт, һәм рәсем – канда яши.
Кеше күңелендәге караңгылыкка дару бармы дөньяда? Явызлык, мәкер, ялганны, угрыларны тыя торган көч кая ул?
Төн барысын да эшли. Әмма Көн барысын да ача, фаш итә. Тик ифрат якты һәм кырыс булырга тиеш Көн кануннары – иңде Төн уртасына ярып кереп, адәм баласының тирә-ягын яп-якты итәргә тиеш.
***
Каян килеп кая барасың, кеше?!
Адашканга бер генә юл бар – кире кайту. Үткәннәренә, үскән җиреңә, туган бишегеңә кире кайту.
Туган йортың янында үскән йөз яшьлек тополь сине сагынып һаман яшь коя...
Абынуың тиз, яңадан аякка басуы гына авыр. Егылганыңны да белми яшәвең бар.
Адашырга җиңел, юл табарга авыр. Адашканда да дөрес юлдан барам дип уйлавың бар.
Каян килеп кая барасың, кеше? Адашканга бер генә юл – кире кайтып үзеңнең каян килгәнеңне искә төшерү...
***
Көчленең көчен күргәч, көтмәгәндә кимчелекле ягын да күреп, аптырашка кала торган идем. Ул – көчнең дәвамы икән.
Кимчелексез шәхесне күпме эзләсәм дә, таба алмадым. Чынлап та, тимер кимчелеге – йомшак булмауда, мамык кимчелеге – каты булмауда түгелме соң?
Тормыш үзе исә бер катылык сораса, бер нечкәлек сорый. Анда бер салмаклык кирәк булса, бер кызулык кирәк, әле акыл, әле наз кирәк. Ә кеше атлы үсемлек, җирнең тарту көчен җиңгәндә фәкать бер якка гына каерылып үсәргә ярата.
***
Яңгыр ява, ә мин тәрәзәдән тышка карыйм. Тәрәзә рамындагы бер тамчы бик кечкенә иде – зурайды, түгәрәкләнде. Аннары, җиргә төшеп чәлпәрәмә килде. Бар иде тамчы, юк инде тамчы... Әгәр ул тамчы – син булсаң?
Гөлгә бер көнлек чәчәгенең таҗлары да мәңге коелмас кебек тоеладыр. Кеше дә дөньяга мәңге яшәргә дип килә. Шулай яши.
Искәрмәстән җиргә тама...
***
Мин учак ягып, ана карап утырырга яратам.
Утта кешене җәлеп итә, аны үзенә тарта торган серле көч бар. Аңа карыйсың да черт-черт «сөйләнә-сөйләнә» янган учак белән үзеңнең яшәвең арасында ниндидер уртаклык эзли башлыйсың. Шуңа күрәдер, учак янында ялгызлык та сизелми. Тагын бер җан иясе – ут бар.
Кеше уттан яралган дип борынгылар, бәлки, юкка гына әйтмәгәннәрдер? Мин дә – учак. Миңа да, башка тереклек ияләре кебек үк, кояштан «ут эленгән».
Учакны болгатып куясың һәм төнге күккә күз төшереп аласың. «Әнә, күктә дә миллиардлаган учаклар гөрли, – дисең эчтән генә. – Галәм янудан тора. Безнең өчен дә яшәешнең януга охшавы, шулай булгач, бер дә гаҗәп түгел».
Ут янмый, ә нидер сөйли сыман. Учак эченә карыйсың. Масштаблар үзгәрә: бәләкәй әйберләр дә чиксез зурга әйләнә. Ут эчендә уйнаган көчле давыллар, өермәләр, хәтта кешеләр һәм алар катнашкан вакыйгалар да күренәдер кебек. Учак фантастик китап битләрен бер-бер артлы ача тора. Ут эчендә вакыйгалар кайный. Йөзләгән, меңләгән кешеләр... Кемнәрдер йөри, кемнәрдер туктап калган... Аларның битендә кызыл шәүлә булып ялкын уйный. Кешеләр янып кара ноктага әвереләләр һәм берәм-берәм юкка чыгалар. Бик кечкенә бертекләрнең берсендә мин үземне таныйм.
Учак яна.
Мин дә янам...
***
Сандык өстенә менеп йөри торгач, кәҗә бәтие үзенә бер иптәш тә тапты. Бу – карават белән сандык өсте кебек җирләрдә көнне төннән аермыйча, пилмән шикелле бөгәрләнеп йокы симертүче Мырауҗан иде. Идәнгә ул сирәк төшә. Анда басарга туры килгәндә дә, мәчелек абруем төшмәсен диптер инде, тәпи очлары белән кагылып кына китә. Кәҗә бәтие белән дуслашкач, мәңге йокыдан айнымас чырае да ачылды Мырауҗанның, – хәзер алар икесе өч бәләкәй сарык бәтиенә торырлык итеп сикерешәләр. Иң яраткан уеннары: Мырауҗан, мич башына посып, тегенең бүлмә яктан чыкканын сагалап утыра. Кәҗә аралыктан үткәндә нәкъ алдына сикерә дә, бер тәпиенең тырнагын җәеп, көтелмәгән хәлдән аптырабрак калган бәтинең борын төбенә китереп куя. Янәсе, күрәсеңме менә бу үп-үткен тырнакларны? Шулай итеп, бу юлы песи җиңгән санала. Бәти исә, Мырауҗанның бит юган вакытын сагалап, шул чакны сөзәргә ярата. Чөнки песи халкы өчен ифрат җаваплы бу мизгелдә ул каршы килеп тә тормый – качып китә. Битне аңа өстәл астына гына яшеренеп юарга туры килә инде...
***
Берәүдән дә көнләшергә ярамый – мизгелләр искәртә торсын. Мизгел тиз үтә. Гомер озын.
Һәркемнең иңендә шактый авыр йөк. Кеше үз язмышын, борынгы батыр Атлант күк гөмбәзен күтәргән сыман, күтәреп тора. Бу йөк, кая гына барсаң дя, дөя өркәче шикелле, үзеңнән калмый. Син яшәгән шалашларга да, син яшәгән алтын сарайларга да ияреп керә. Алтын сарайларда да, шатлык белән кайгы төн артыннан, көн туган шикелле, берсе артыннан берсе килә тора. Анда да күк гөмбәсе иңнәрдә утыра. Тик... Андый вакытта сизелми генә ул. Күк җимерелгәндә генә аның бөтен авырлыгы искә төшә.
Мизгелләр әйтә торсын...
Фотосы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев