Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Оҗмахларга тиңдер бакчасы

Авыллар буйлап йөргәндә һәм анда яшәүче халык белән аралашкан чакта, районыбызда никадәр уңган-булган кешеләрнең, кызыклы шәхесләрнең барлыгына һәрвакыт гаҗәпләнәм. Аларның һөнәрләре дә, гаиләләре дә гадәттә шуның кадәр гүзәл вә сокланып туймаслык – кайвакыт күз тимәсен дип, шүрләп тә куясың. Шулай да, бу кешеләрнең уңганлыгын башкаларга да танытасы килү, эчтәге икеле-микеле хисләрне читкә этәреп, кулга каләм тоттыра. Бүгенге язмабыз герое да шундый кызыклы, уңган шәхесләрнең берсе. Аның тыйнаклыгы, гадилеге, тормышка тыныч, фәлсәфи карашы да минем кебек алны-артка карамыйча, язмышны койрыгыннан эләктерергә тырышучы кешене бераз әкренәйтеп, тынычландыра сыман. Моның барысы да Боерган авылында көн итүче оста бакчачы Әгъләм Шәйхетдинов турында.

Боерган авылы матур җирдә, Чулман буенча урнашкангамы, биредә һәркем матурлыкка тартыладыр кебек. Бизәкле йорт тәрәзәләре, матур итеп эшләнелгән капка аллары, аллы-гөлле чәчәкләрдә, җимешкә күмелеп утырган бакчалар да бу хакта әллә каян ук сөйлидер сыман. 
Әгъләм абый белән Маһинур апа яшәгән йорт та үзенең каралган ихатасы, төрледән-төрле җимеш, яшелчә үсеп утырган бакчасы белән игътибарны җәлеп итә. Хуҗалар артыннан бакчага узып, анда үсеп утырган йөзем куагы рәтәләрен күргәч тә телсез калдык. Берсеннән-берсе эре җимешле, ак, кара, кызыл төстәге зур һәм авыр йөзем тәлгәшләре яныннан тыныч кына узып булмады. Әгъләм абый кыстап та алгач, төрле сорттан булган йөземнең берничәсеннән авыз итеп, тәмен дә татып карадык. Төренә карап баллы, бераз эчкелтем булган җимешләрне ашаудан көчкә туктый алдык. Кибеттән сатып алынган йөземгә караганда, шушылай, ботакта үсеп утыручы җимештән авыз итүгә, ни җитә дип, гаҗәпләнеп, сокланып та алдык.
 
«Тавыклар булыша...»
– Бакчабызда йөземнең 26 сортын үстерәм, – дип сөйләп китә Әгъләм Зәйнетдин улы. – Бу шөгыль белән 4-5 ел элек мавыгып киттем. Иң беренчеләрдән булып «Киш-миш лучистый», «Алешинкин», күрше биргән «Лора» дигән йөземне утырттым, – диде ул. 
Аннары бакчачыга: «Ничек шулай йөзем үстерү белән кызыксынып киттегез соң, ни өчен нәкъ менә шушы җимешне сайладыгыз?» – дигән сорау биргәч, Әгъләм абый: 
– Йөземне җенем сөйми иде, шуңадыр. Дәресен генә әйткәндә үз гомеремдә шундый эшләр эшләп йөрермен дип күз алдына да китермәгән идем. Тыныч кына бәрәңге утыртып яшәгән җирдән йөзем үстерүгә алындым бит, әй, – дип шаярып, көлдереп тә алды әле. 
Гомумән, сөйләшү вакытында бакчачы үзен юмор хисе көчле булган шәхес итеп тә танытты. Әңгәмәбез вакытында ул кызык җаваплары белән күңелебезне күтәреп, күңелле мизгелләр бүләк итте. 
Сүз арты сүз, Әгъләм абый белән без шәраб җимешен утырту серләре, үзенчәлекләре, алынган уңышны ничек эшкәртү кебек сорауларга да кереп киттек. 
–  Бу кадәр җимеш утыртып, уңышы да күп була, әлбәттә. Аның һәммәсен дә  ашап бетерә алмыйбыз, йөземне үзебезнең тавыкларыбыз да, күршеләрнеке дә кереп, чукып тора инде шунда, – дип, Әгъләм Шәйхетдинов янә бер шаяртып ала. – Шулай да, җитди генә әйткәндә, менә ике ел инде шәхси куллану өчен йорт шәрәбе куя башладым. Аннары, авыз итсеннәр дип, йөземне балаларга, оныкларга, күрше-күләнгә дә таратканыбыз бар. Әрәм иткәнче, өстәлдә ризык булсын дигән фикердә мин, – диде бакчачы. 

Бакчачыга 70 төрле җимеш тә аз
Йөзем җимешен үстерү нечкәлекләренә килгәндә, Әгъләм абый бу хакта сәгатьләр буе сөйли ала. Аеруча тыңлучысы булганда. Ә мондый кешеләр Шәйхетдиновлар йортына еш килгәли. Бакчачы ир аларга җимеш таягын ничек утыртырга, ни рәвешле тәрбияләргә кирәклеге хакында бәйнә-бәйнә сөйли, үз тәҗрибәсеннән чыгып, кирәк булса, киңәшләрен дә кызганмый. 
– Йөзем үстерүнең бер авырлыгы да юк дип саныйм. Ул нәкъ бәрәңге сыман: утыртасың да, үзеннән-үзе үсә инде ул шулай. Кызыксынган кешегә аны үстерү серләренә төшенер өчен әллә ни чиләнәсе юк. Бар кирәкле мәгълүмат интернет челтәрендә, ирекле файдалануда бар, – дип тә өстәп куя Әгъләм Шәйхетдинов. 
Аннары, хуҗа кеше безгә бакчада үсүче башка җимеш агачларын, нәрсә барын күрсәтергә тотына. Баксаң, бакчада йөземнән кала карбызы, кавыны, груша, алмасы да үсеп утыра. Әле монысы без күргәне, безгә күрсәткәннәре генә. Шулай ук Әгъләм абый нектарин агачларын да утыртып куйган. Киләсе язга хезмәтенең беренче нәтиҗәләрен – аның чәчәккә күмелүен күрергә өметләнә ул.  

Гаилә үзе бер гөлбакча
Мондый уңган-булган кешеләрнең гаиләләре дә гадәттә матур, ныклы була. Әгъләм абый белән Маһинур апаның гаиләсе дә шундый булып чыкты. 
– Без Әгъләм абыең белән бергә 26 ел бергә гомер итәбез. Шул вакыт эчендә бер генә тапкыр да ачуланышканыбыз булмады. Бик тату яшәдек һәм хәзер дә, бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлашып көн итәбез, – дип сөйләде Маһинур апа. 
Уйлый калсаң, гаилә дә үзе бер бакчага тиң бит ул: яшелчә-җимешкә су сипкән, аны тәрбияләп үстергән кебек, якын кешеләреңә игътибар, мәхәббәт кызганмаганда, ул да матур булып чәчәк ата, туганлык җепләре ныгый, төрләнә генә. 
Әгъләм һәм Маһинур Шәйхетдиновлар моны истә тотып, гаиләләрен ныклы, балаларын тәрбияле, максатчан кешеләр итеп үстерә белгәннәр. Алар ике ул: Ришат һәм Ленарны үстергәннәр, яраткан киленнәре, өч оныклары бар. 
– Рамил, Булат исемле оныкларыбыз зурлар инде. Аларга 24 һәм 18 яшь. Бик акыллы, җитди егетләр. Иң кечкенә оныгыбыз Камилгә исә нибары 3 яшь. Ул да абыйлары кебек бик эшлекле, тәүфиклы бала. Камил безнең кебек бакчачылыкка битараф түгел: әти-әнисе белән авылга кайткан чакта, чиләк күтәреп, бакчада су сибеп, яшелчә-җимеш арасында кайнашып йөри, – дип елмаеп куя Әгъләм абый белән Маһинур апа. 
 Менә шулай, уңган бакчачы Әгъләм Шәйхетдиновның бакчасы да, гаиләсе дә матур һәм сокланып туймаслык. Аңа бакча эшләрендә яңа уңышларга ирешергә, үзенә дә, якыннарына да сәламәтлек, бәхет телибез.   

       

Алсу Тимерханова
Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев