29 июнь 2022 яңалыклары
-
Акчаны тотып калмаячаклар
Бурычлының яшәү минимумы күләмендәге керемен тотып калудан саклау турында закон тулысынча үз көченә керә. 1 июльдән бурычлы кеше банкка яки башка кредит оешмасына һәр ай саен яшәү минимумы күләмендәге хезмәт хакын яки башка керемен тотып калмау үтенече белән мөрәҗәгать итә алачак.
-
Гала-концерт булачак
8 июль көнне Новотроицкое мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» VII Республика фестиваленең муниципаль этабы гала-концерты була.
-
Якташыбызны хөрмәтләп
Арабыздан яшли киткән, танылган шагыйрь, күп популяр җырлар авторы, якташыбыз Фәннүр Сафинны һәрвакыт районыбызда хөрмәтләп искә алалар. Ел саен аның иҗатына багышлап, районыбыздагы яшь иҗат көчләрен дә барлап әдәби фестиваль үткәрелеп килә.
-
Корбанны кайда чалырга?
Тиздән мөселманнарның көтеп алган Корбан бәйрәме. Корбан малын тукайлылар кайда чалырга мөмкиннәр, бу хакта райондашларыбыз еш сораый башладылар. Елдагыча шәһәр халкы һәм Чаллыга якын авыллардан килеп быел да Яр Чаллы шәһәренең Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинатының мал кабул итү урыны янында махсус корбан чалу урынын да корбанны чалырга була.
-
Якташыбыз белән хушлаштык
Украинада махсус хәрби операция барышында 22 яшьлек якташыбыз Илдар Садриев һәлак булды. Аны Тукай районы Татарсан поселогы зиаратында җирләделәр. Биредә аның әнисе күмелгән. Илдарның җеназасына Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм районыбыз админстрациясе вәкилләре, Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев, Россия Пенсия фондының ТР буенча Управляющие Эдуард Вафин, Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районы хәрби комиссары Рәшид Ильясов килде.
-
Солдат кызы, солдат анасы
1 июльдән, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, хатын-кыз хәрби хезмәткәрләр бала карау өчен пособиене калган барлык аналар кебек үк алачак. Погонлы ханымнарга пособиеләрнең максималь күләме мәҗбүри социаль иминиятләштерү системасына кертелгән погонсыз аналар өчен билгеләнгән айлык пособие күләменә җитәчәк.
-
Әлфия Когогина: без күп балалы гаиләләр тарафыннан ипотеканы түләү өчен дәүләт ярдәмен куллану мөмкинлекләрен киңәйтәбез
28 июньдә Дәүләт Думасы икенче укылышта күп балалы гаиләләрнең ипотеканы түләгәндә дәүләт ярдәменә хокукын ачыклаучы законнарга төзәтмәләрне кабул итте. Закон проекты балалары булган гаиләләр ипотеканы түләү өчен 450 мең сум күләмендә дәүләт түләвеннән файдалана ала торган шартларны билгели.
-
Тукаебызга һәйкәл булачак!
Яңа поселогында милли проектлар буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә. Район башлыгы Фаил Камаев Яңа поселогында милли проектларның тормышка ашырылуы буенча районның төзелеш һәм архитектура җитәкчеләрен, белгечләрне, подряд оешмалары, коммуналь челтәрләр хезмәте җитәкчеләрен һәм әлеге эшләргә катнашы булган бар кешене җыйды.