Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукаебызга һәйкәл булачак! 

Яңа поселогында милли проектлар буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә. Район башлыгы Фаил Камаев Яңа поселогында милли проектларның тормышка ашырылуы буенча районның төзелеш һәм архитектура җитәкчеләрен, белгечләрне, подряд оешмалары, коммуналь челтәрләр хезмәте җитәкчеләрен һәм әлеге эшләргә катнашы булган бар кешене җыйды.  

 Ачык һавада үткән очрашуда Яңа поселогында башкарылучы эшләр буенча сөйләшү, инде үтәлгән эшләргә бәя бирелде. Шулай ук яңа, купшы «күлмәк» кигән мәдәният йорты янын, янәшәдә генә урнашкан ял паркын яшелләндерү, агачларны сирәгәйтеп, күчереп утырту һәм башкасы турында уртага салып сөйләшенде, тәкъдимнәр кабул ителде. 
– Планга салынган бар эшләрне дә вакытында, җиренә җиткереп тәмамларга кирәк. Августның 15ләренә барысы да башкарылып чыгарылырга, эшне кабул итүгә әзер булырга тиеш, – диде Фаил Камаев, төзелеш объектында йөргәндә. 
 Әлеге вакытта поселокның мәдәният йорты һәм ял паркы юлларына эшчеләр таш салу белән мәшгульләр, шулай ук тиздән паркта бер-берсенә терәлеп үскән чыршыларны сирәгәйтеп, күчереп утырту эшләрен башлаячаклар. Моның өчен Казаннан махсус техниканы кайтарту турында сөйләшенгән инде. 
 Шулай ук, әлеге урында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәлен дә урнаштырачаклар. Постаментлы һәйкәл яны киләчәктә шау-чәчәккә күмелеп, бирегә килүче һәркемне йөз белән каршы алырлык итеп, мәдният йорты белән парк арасында куелачак.
 Аннары, район башлыгы «Татарстан коммуналь челтәрләре» җәмгыяте җитәкчесе Риф Миңнекаев белән бер уңайдан коеларны карап чыктылар, янгын сүндерү гидрантларын урнаштыру турында сөйләшеп, гидротехник корылмаларны карап чыктылар. 
 Очрашу ахырында барлык кимчелекләрне һәм эшлекле очрашу барышында әйтелгән тәкъдимнәрне игътибарга алып, объектта эшләүче оешма, җирлек җитәкчелегенә тиешле күрсәтмәләр бирелде.   

Рөстәм Зәкиев фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев