Якты юл
  • Рус Тат
  • Солдат кызы, солдат анасы

    1 июльдән, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, хатын-кыз хәрби хезмәткәрләр бала карау өчен пособиене калган барлык аналар кебек үк алачак. Погонлы ханымнарга пособиеләрнең максималь күләме мәҗбүри социаль иминиятләштерү системасына кертелгән погонсыз аналар өчен билгеләнгән айлык пособие күләменә җитәчәк.

    Исегезгә төшерәбез: хәрби хезмәткәрләр социаль иминиятләштерү системасына кертелми һәм шуңа күрә аларның яшь ярымга кадәрге баланы карау өчен пособиесе гадәти аналарныкыннан күпкә ким иде. Менә хәзер әлеге гаделсезлек юкка чыгарыла. Пособие акчасы ике тапкырдан күбрәк артып, 31 мең сум чамасы тәшкил итәчәк.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: