Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз белән хушлаштык

Украинада махсус хәрби операция барышында 22 яшьлек  якташыбыз Илдар Садриев һәлак булды.  Аны Тукай районы Татарсан поселогы зиаратында җирләделәр. Биредә аның әнисе күмелгән. Илдарның җеназасына Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм районыбыз админстрациясе вәкилләре, Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев, Россия Пенсия фондының ТР буенча Управляющие Эдуард Вафин, Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районы хәрби комиссары Рәшид Ильясов килде.

Алар яшь гомернең вакытсыз өзелүенә борчылу белдерделәр, мәрхүмнең якыннарының, тунаннарының авыр кайгысын уртаклаштылар. Илдар Садриев В.П. Паташлв исемендәге техник көллиятне тәмамлаган. Хушлашу чарасында  әлеге белем йортының директоры Эльмира Әхмәтова  чыгыш ясап аның батыр, кыю йөрәкле чын ир-егет булын тагы бер кат әйтеп китте, шундый егетне югату хәсрәте барыбыз өчен дә олы кайгы диде.
Җеназа намазын Тукай районы имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов укыды. Илдар Садриевның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр. Урыны җәннәт түрләрендә булсын. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Рөстәм Зәкиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев