Тормыш куласасы
Дәлия төнге тынлыкны ярып шалтыраган телефон авазына сискәнеп уянды һәм сикереп торды. Җан көйдергеч таләпчән аваздан котылырыга теләп, хатын кабаланып телефонга үрелде. Таныш булмаган номерны күреп, телефонын сүндерергә ашыкты. Кичтән сүндереп ятасы иде, дип үзен шелтәләп алды да тагын урынына барып ятты. Йоклап китәргә күпме маташса да, берни дә барып чыкмады. Төн уртасы гына булуына карамастан, Дәлиянең йокысы качты. Билгесез номердан төнлә нинди әрсез җан шалтыратуын Дәлия чамалый иде, әлбәттә – банк коллекторлары йә суд приставлары булырга тиеш. Ире Рәфин үлгәнгә инде күпме вакыт үтте, ә Дәлия һаман да аның бурычларын түләп бетерә алмый. Бишенче ел инде Дәлия суд юлыннан кайтып керми.