Якты юл
  • Рус Тат
  • Яшел урак өсте җиткәндә

    Чәршәмбе көнне район башлыгы Фаил Камаев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов белән хуҗалыкларга чыгып, терлек азыгы әзерләү техникасын, силос-сенаж базларының әзерлеген тикшерделәр. 

    Иртәнге сәгать алтыда җитәкчеләр иң элек Бәтке авылына юл алдылар. «Р-Агро» хуҗалыгының үлән егучы, чабучы, пресслаучы һәм азыкны хуҗалык саклагычларына алып кайтучы техника белән танышып, аның әзерлегенә бәя бирделәр. Аннары, хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов белән силос һәм сенаж базларын тикшерделәр. 
    – Әйбәт булган, базларыңны тиешенчә чистартып, эшкәртеп, агартып та куйгансың, – дип Ришат Хәбетдинов әзерлек эшләреннән кәнагәтъ калды. 
    Ә менә чиратта булган «Вардерасян» хуҗалыгында эшләп бетерәсе эшләр бар әле. Биредә техниканың, базларның әзерлегенә сораулар бар. 
    – Баз янындагы бу тиресләреңне кая да булса чыгарыгыз, алып куйыгыз инде. Җитмәсә, тирес суы да базларыгызга диярлек агып тора. Аларны да киптерергә, азык салынасы урыныңны тәртипкә салырга кирәк. Бу эшләр белән сузмагыз, – диде район башлыгы Фаил Камаев «Врдерасян» хуҗалыгы җитәкчесенә. 
     Түбән Суыксуда урнашкан «Тукай продкорпорациясе» агрофирмасы исә районнан килгән җитәкчеләрне басуда тезелгән техника белән каршы алды. Быел терлек азыгы әзерләүдә бу хуҗалыкта җәмгысы 10 техника: 5 трактор, 3 КамАЗ машинасы, 2 комбайн эшлиячәк. 
    «Гигант» хуҗалыгында да барлык техника да әзер диярлек. Хуҗалыкның азык базлары да тәртипкә салына. Аларның һәркайсына хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов сүзләренә караганда 3000-3100 тонна азык сыя. 
    – Үткән елда базларга салынган азык үзебезгә генә түгел, күрше хуҗалыклар белән уртаклашырга да җитте. Быел да мал азыгын әзерләүгә бар җаваплылык белән карыйбыз, – диде Риф Хәниф улы. 
    «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында исә район башлыгы һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе техникадан кала, форсаттан файдаланып, яңа, 140 баш малга исәпләнгән бозау фермасын да карап чыкты. Биредә берничә айлык бозаулар белән яңа туган мал да бергә тотылачак. Дөресрәге, яңа туган бозаулар өчен биредә аерым урын бүлеп куйганнар.
     Ә менә «Ярыш» хуҗалыгы тикшерүчеләрне силос-сенаж базларының чисталыгы, аклыгы белән каршы алды. 
    – Базларны вакытында тәртипкә китердек, яннарын чистарттык: булган тиресләрнең кайсын басуга чыгардык, кайсын читкә эттереп куйдык. Техникабыз да терлек азыгын әзерләүгә әзер, хәзер бераз сабыр итәргә генә кирәк. Чөнки малга дигән үлән әле кыска, аны әзерләргә керешү иртәрәк әле, – дип, «Ярыш» җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров мал азыгын әзерләүгә быел соң керешәсен билгеләп үтте.
     «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин да аның белән килешә. Быел яңгырлар явып, вакытында җылы булмау сәбәпле, үләннәр соңарып, яңа буйга җитә башлады. 
    – Әле шушы берничә көн җылы булганга гына үләннәр күзгә күренеп күтәрелә башлады. Шулай да, кыскарак әле, ашыкмыйча үсүләрен көтәргә кирәк. Сабантуйлары узгач, азык әзерләүгә тотынырбыз, иншалла, – диде ул. 
      Сәет авылындагы «Ирек» хуҗалыгында да азык үләненең ныгыганын көтәләр. Алар да техникаларын әзерләп, эшкә керешергә әзер.
     Шул рәвешле, районда терлек азыгын әзерләүгә быел соңарып, Сабантуе бәйрәменнән соң гына керешәчәкләр. Ә моңа кадәр, барлык табылган җитешсезлекләрне һәм кимчелекләрне төзәтеп, аларга эш башлануын көтәсе генә кала. 

    Алсу Тимерханова
    /Рөстәм Зәкиев фотосы

         
      

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: