2 июнь 2022 яңалыклары
-
Өй янында сиреньем
Ихатада чәчәк атып утыручы хуш исле сиреньгә сокланмыйча мөмкин түгел. Тик бу куакка кагылышлы бихисап юраулар, ышанулар һәм билгеләр яшәп килә.
-
Ит ашаган кешедә өмет бар
Ит ашау сөякләрне ныгыта. Аны үз итүчеләр арасында остеопороз, сколиоз очраклары сирәгрәк очрый. Сөяк сыну куркынычы да 69 процентка кими. АКШ галимнәре күпсанлы тикшеренүләрдән соң шундый нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә белгечләр климакс чорына аяк баскан хатын-кызларга да күбрәк ит ашарга киңәш итә.
-
Тормыш куласасы
Дәлия төнге тынлыкны ярып шалтыраган телефон авазына сискәнеп уянды һәм сикереп торды. Җан көйдергеч таләпчән аваздан котылырыга теләп, хатын кабаланып телефонга үрелде. Таныш булмаган номерны күреп, телефонын сүндерергә ашыкты. Кичтән сүндереп ятасы иде, дип үзен шелтәләп алды да тагын урынына барып ятты. Йоклап китәргә күпме маташса да, берни дә барып чыкмады. Төн уртасы гына булуына карамастан, Дәлиянең йокысы качты. Билгесез номердан төнлә нинди әрсез җан шалтыратуын Дәлия чамалый иде, әлбәттә – банк коллекторлары йә суд приставлары булырга тиеш. Ире Рәфин үлгәнгә инде күпме вакыт үтте, ә Дәлия һаман да аның бурычларын түләп бетерә алмый. Бишенче ел инде Дәлия суд юлыннан кайтып керми.
-
Җиләк-җимеш белән агулана күрмәгез!
“Роспотребнадзор” белгече яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда ничек сак булырга кирәклеген аңлатты. Авыл хуҗалыгында кулланыла торган пестицидлар кеше өчен агулы. Яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда ничек сак булырга кирәклеген “Роспотребнадзор”ның Санитария күзәтчелеге идарәсе белгече Ольга Фомичева аңлата.
-
Июнь аена сынамышлар
4 июнь көнне көчле томан яки чык төшсә, уңышлы ел килә. 5 июнь көнне кыярны ачык җиргә күчерәләр. Шуннан соң соң кыяр утыртмыйлар. 6 июньнән чын җәй башлана. Моннан соң кыраулар төшми. Бу көнне, гадәттә, гөлҗимеш чәчәк ата.
-
Эше барның – ашы бар
Татар халкы – эшчән, уңган булган. Эш ярату, хезмәт сөю безнең мәкальләрдә дә чагыла. Мусабай Завод авылында гомер итүче Әминә Гакыйль кызы белән Ринат Нигъмәтҗан улы Таһировлар шушы мәкальгә тәңгәл рәвештә, гомер буе эшле һәм гомер буе мул тормышта яшиләр.
-
Хәзрәт зина турында: кыз авырга узгач укыткан никах дөрес буламы?
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Зинаның нинди төрләре бар? Зина кылгач тәүбә китерүнең тәртипләре нинди? Исламда зина белән бәйле барлык сорауларга Чаллыдагы «Ак мәчет» мәдрәсәсе мөгаллиме Илдар хәзрәт Хәмидуллин җавап бирде.
-
Яшел урак өсте җиткәндә
Чәршәмбе көнне район башлыгы Фаил Камаев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов белән хуҗалыкларга чыгып, терлек азыгы әзерләү техникасын, силос-сенаж базларының әзерлеген тикшерделәр.