Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Эше барның – ашы бар

Татар халкы – эшчән, уңган булган. Эш ярату, хезмәт сөю безнең мәкальләрдә дә чагыла. Мусабай Завод авылында гомер итүче Әминә Гакыйль кызы белән Ринат Нигъмәтҗан улы Таһировлар шушы мәкальгә тәңгәл рәвештә, гомер буе эшле һәм гомер буе мул тормышта яшиләр.

Туксанынчы елларны күпчелек кеше авыр сулап искә ала. Колхозлар бетерелгән, завод-фабрикалар приватизацияләнгән, калада һәм салада  сакланып калган эш урыннарында айлар буе хезмәт хакы түләнмәгән чорлар иде ул. Менә шул вакытта, авылда яшәүче ушлы кешеләр югалып калмады – күпләп мал асрый башлады.    
Җиң сызганып эшлиләр Әминә белән Ринат Таһировлар – бүгенгесе көнне ике үгез, өч савым сыеры һәм ике тана тоталар. Корбан чалучылар өчен дип ниятләп, 25 сарык та асрыйлар. Үзең карап үстергән малның ите-сөте бәрәкәтле, тәмле була бит ул. 
 – Таналар бозаулады. Ике үгезне 16 тонна фуражга алыштырдык, икесен сугымга калдырдык. Дистә еллар буе мөгезле эре терлекне күпләп асрадык. Егермешәр үгезне симертеп иткә тапшырган вакытлар булды. Мал асрау чыгымлы дип, соңгы елларда, авыл халкының күпчелеге савым сыеры да тотмый. Салада яшәп сөт ризыклары сатып алу әллә ничек, күңелгә ятышлы түгел инде. Көчең-егәрең бар чагында һичьюгы кәҗә асрарга, каз-үрдәк, тавык-кош тотарга кирәк. Балаларны бар яклап та тулысынча ризык белән тәэмин итәрлек мал тотабыз. Әле бит сатарга да байтак кала. Җәй айларында сөтнең литрын 12-13 тәңкәдән, кышын 16-17 сумнан сөт җыючыга тапшыра авыл халкы. Ә кибеттә аның хакы биш тапкыр артыграк. Кайда гаделлек? Литр ярымлы шешәләргә тутырып сөтне йөз сумнан сатабыз – сыпырып алалар. Дөресен генә әйткәндә, мал асрау өчен авылда бөтен мөмкинелекләр бар. Печән чабыйм дисәң – болын-кырлар җәйрап ята, мал азыгының ниндие генә юк?! Унбиш ел инде саву аппараты белән эшлибез. Сарык өстен алу – йонын кырку – мәшәкатьле, авыр хезмәт булып санала. Хәзер бу эш тә җайланды – сарыкларның йонын электр кайчысы белән кыркабыз. Безнең сарыкларның итендә шуңа күрә дә үзенчәлекле ис булмый. Тавык-кошның санын-исәбен белмибез дә. Элек чебешләрне инкубаторда чыгара идек. Хәзер тавыкларыбыз «кыртлап» кына тора – үзләре утырып чеби чыгара, – ди Әминә ханым елмаеп. 
            Малны яратып тәрбияләргә  кирәк! (подзаголовок)
Авыл җирендә яшәп күпләп мал асраган кешенең ашы гына түгел, шәһәр җирендә фатиры да була икән ул.
 – Улыбызга, кызыбызга һәм үзебезгә ак калада – Яр Чаллы шәһәрендә яңа төзелгән йортлардан икешәр бүлмәле, иркен фатирлар сатып алдык. Шунысын да әйтергә кирәк, бернинди кредитсыз, ссудасыз – тулысынча түләп алдык. Нинди акчага? Мал асрап – ит һәм сөт, эремчек-каймак саткан акчага! – дип һич яшермичә, дөресен сөйли ирле-хатынлы Таһировлар. – Малны яратып, яхшы сүзләр белән эндәшеп үстерергә, әйбәт итеп тәрбияләргә кирәк. Шул вакытта аның ите-сөте тәмле була, – ди озак еллар мәктәптә хезмәт куйган Әминә Таһирова. 
Безнең якта мал-туарны яратып, яхшы итеп караган тәртипле кеше турында бик матур гыйбарә йөри – «мал җанлы кеше» диләр аның хакында. Таһировлар йортта асрала торган малга хайван итеп, акча эшләү чарасы итеп карамыйлар. Менә шуңа да аларның эшләре гөрләп бара. Менә шуңа күрә дә аларның абзар-куралары төзек, чип-чиста. Әгәр дә ки, үзләре әйтмәсә, бу хуҗалыкта мал-туар асралуын белмисең дә. Монда күңелгә ятышсыз сасы ис килми. Абзар-кураларда, утарларда чисталык-пөхтәлек. 
– Тирә-якта кем дә булса тирес өеме түксә, күреп алуга ук чистартып куям. Үзебез яшәгән тирәлекне тәртиптә тоту, чүп-чардан арындыру – һәр кешенең дә бурычы. Мал асрыйсың икән – тирә-яктагы кеше күңел кайтара торган сасы ис сизмәсен, – ди хуҗалыкчыл Ринат Таһиров. 
                    Җир кадере   (подзаголовок)
Җир – иң кадерле байлык. Юк-юк та, аның кадерен белүчеләр дә бар. Үзең үстергән яшелчә, җиләк-җимеш татлы-тәмле, сусыл-итләч сыман. Җимеш агачлары үстерү – тирә-юньне матурлау, хуш искә күмү – табигатькә сакчыл карау да, табыныңны тәмле һәм файдалы нигъмәтләр белән баету да ул. 
Ринат Таһиров кара туфрагы сыдырып алынган, ашы беткән чокырга кара туфрак салып, черемә кертеп – ашлап, бәрәңге җире ясый. Алма бакчасында чия, слива, карлыган, җир җиләге дә кура җиләге, чәчәкләр... Бу гүзәллекне тудыру өчен җирнең кадерен белү, аны ярату кирәк – Таһировлар кебек. 
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» ди халкыбыз. Зур мәгънәне аңлата торган мәкаль бу.
 – Безнең гаиләдә ялкауланучы юк. Аяк-кулың йөреп, эшләп торганда тик утырып буламыни?! – ди хуҗабикә.
Уңганнан эш курыккан. Бүген башкарасы эшне иртәгәгә калдырмау – булганлыкны сыйфатлый. 
– Авыл җирендә терлек асрап, бакча үстереп яшәгәч елның һәр фасылын, һәр көнне файдалы итеп уздырырга тырышабыз, – диләр Таһировлар. 
Гаилә башлыгы үзе төзегән – яртылаш җир астына казып ясалган подвал бинасын күрсәтә. Бинага уңайлы баскычтан төшәсең, аның эче – ак таш белән тышланган. Киштәләрдә тезелеп куелган – консервланган банкаларның очы-кырые күренми. Ул нигъмәтләр бакчада үскән һәм оста куллар аша үтеп кайнатма, компот, салат, яшелчә икраларына әйләнгән. Шулай. Ашлаган җир аш бирә шул!  

            Мәчет – авылның нуры  (подзаголовок)
Мәчете булган авыл әллә каян күренеп, нур балкытып утыра. Мусабай Завод авылында мәчет моннан утыз еллар чамасы элек төзелгән. Салынганнан соң дистә еллар үткәч биналар искерә-туза. Мәчет бинасын төзекләндерү, анда су кертү һәм счетчиклар кую, канализация үткәрү, юл салу һәм гыйбадәт йортының тирә-ягын тәртиптә тоту эшләрен Ринат Таһиров үз өстенә алган. Зур энтузиазм белән тотына ул игелекле эшкә. 
– Озак еллар буе район торак-коммуналь хезмәтләр (ЖКХ) системасында, участок башлыгы булып эшләдем. Шул елларда бергә эшләгән хезмәттәшләрем, танышлар, дуслар да ярдәм итте бу изге эштә. 2018 енче елның көзендә ныклап дин юлына кердем. Үзлегемнән дини белем алдым. Аннары гыйлем алу өчен мәдрәсәдә курслар үттем. Авыл мәчетендә ике ел имам вазыйфасын башкардым. Ихластан, халык туры юлга керсен дип, тырышып хезмәт куйдым. Рамазан аенда матур итеп күмәк ифтарлар уздырдык. Җомга намазына – хотбә-вәгазьләргә, Коръән мәҗлесенә, никах ашларына әзерләнеп бара идем. Шулай күңел күтәренкелеге белән эшләп йөргәндә аяк чалдылар. Үткән елны ураза гаетеннән соң имамлыктан киттем. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендәге «Утыз Имәни» мәчетендә имам ярдәмчесе вазыйфасын башкарам. Имам – Салихҗан бабай. Аның белән аңлашып эшлибез. Мәчеткә халык күп йөри. Җомга намазын имам булып укыткан чакларым еш була. Әлхәмдүлилләһ, шундый зур эшне башкарырга Аллаһ Тәгалә зиһен, егәр биреп тора», – дип шөкер итә Ринат Таһиров. 
Саф-саф булып тезелгән мөселманнар алдына басып, имам булып намаз укыту – Аллаһ Тәгалә каршында зур җаваплылык ул. Барлык имамнарыбызга да бу изге гыйбадәтне төгәл итеп башкарырга Аллаһ Тәгалә Үзе ярдәм бирсен!
Аллаһ Тәгалә яраткан кешесен Үзе Ислам диненә китерә. Дөнья эшен дә, динебезне дә тигез алып барган ирле-хатынлы Таһировлар – бәхетле парлар. Җәмгыятебездә шундый матур гаиләләр күп булса иде.

 / Автор фотосы


 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев