Кыр эшләре дәвам итә
Тукай районы АГРОКӨЧ холдингында язгы кыр эшләре актив фазада. Уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне азотлы ашламалар белән беренче тукландыру төгәлләнгән, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре төгәлләнеп килә. Күпьеллык үләннәрне тырмалау 20%ка башкарылган, көзге бодайны (6%), көзге арышны (5%) аммиак селитрасы белән икенче тукландыру башланган. Аграрийлар борчак чәчүне төгәлләгән диярлек (бирелгән мәйданның 90%ы, ягъни 3000 га). Күпьеллык үләннәр 70% (2789 га) чәчелгән, язгы арпа - 65% (26 511 га), берьеллык үләннәр - 35% (1311 га), шикәр чөгендере - 24% (6852 га), көнбагыш - 14% (1718 га).