Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сугыш елы ачысын күргән Зөлфәт абый

Зөлфәт Муллануров бу елны 90 яшен тутырды. Ул бүгенге көндә үз йортында ялгыз яши. Ялгыз дип әйтүем, йортында ялгыз калуы. Аңа булышырга хөкүмәтебез социаль хезмәткәр билгеләгән. Киленнәре, оныклары гел янына кайтып торалар. Кышын килене Нәфисә биатасын үз янына Чаллыга алды. Билгеле күрше-күлән, авылдашлары, туганнары да гел килеп хәл-әхвәлен сорашып торалар.

Зөлфәт абый 1932нче елда туган. Тормышның барлык якларын да күргән: авыр чакларны да кичергән, рәхәт чаклары да булган аның. Яшьлегендә нинди генә һөнәрләр белмәгән ул. Әҗмәкәй авылы тарихы да аның күз алдыннан узган. Ул авылының мәчете манарасын кисеп төшергәннәрен, кулак дип куылганнарны алып киткәндә ат арбасы артыннан карап калганнарын, атасы белән бертуган абзасы Муллахмәтне һәм аның уллары Габделәхәт белән Миннәхмәтне һәм башка 150ләп авылдаш агайларын сугышка озаткан чакларын бүгенге көнгәчә исендә тота.
Зөлфәт абый турында сөйләсәң, аның кечкенә чагыннан башларга кирәк. Зөлфәтнең әтисе Мөхәммәтшин Мулланур Әҗмәкәй авылында озак еллар мулла булып торды. Әнисе Нурифатыйма вафат булганда Зөлфәткә нибары өч яшь була. Алар 4 бала әтиләре кулында калалар. Әтиләре Тәкермән авылыннан Сәгыйдә исемле ханымга өйләнә. Зөлфәт гаиләдә иң кечкенәсе була. Аның Фатыйма апасы бик оста итеп шигырьләр язган икән. Ул 25 яше тулуга авырып китә һәм вафат була. Абыйсы Әсгать укырга бик тырыш булган, бигрәк тә математиканы яхшы үзләштергән. 14 яше дә тулмаган малайны идаргә хисапчы ярдәмчесе итеп алганнар. Абыйсының чут салганын карап торып, Зөлфәт тә шул һөнәргә өйрәнгән. Аның Әсгать абыйсы да кинәт кенә вафат була. Бу хәлләр Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул вакытта идарәдә Фатыйма Хуҗина хисапчы булып эшләгән. Абыйсы янында чуалган Зөлфәтне исенә төшерә хисапчы һәм малайны үз янына чакырып ала. 11-12 яшьлек бала алдына чут китереп куя һәм эшләп күрсәтергә куша. «Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы тәмамланып, армиягә киткәнче Әҗмәкәй авылы бригадасында хисапчы ярдәмчесе булып эшләдем мин»,- дип сөйли Зөлфәт абый. Армиядә хезмәт иткәндә дә матур итеп яза белгәнлектән, язу-сызу эшләренә оста булганлыктан: «писарь хезмәтен үтәдем»,- ди ул үзе турында. Рифкать абыйсы гәүдәгә бик кечкенә һәм ябык булган, аны хәтта армиягә дә алмаганнар. Шулай да ФЗӨгә укырга җибәргәннәр булса кирәк. Ул елларда әле күпләрне вербовка белән шахтага җыйганнарын ишетеп яки укып беләбез. Зөлфәтнең 1926нче елда туган олы абыйсын Пермь якларына шахтага җибәрәләр. Рифкать Муллануров, кечкенә гәүдәсенә авыр булгангамы яки башка сәбәптәнме (Зөлфәт абый инде аны хәтерләми), шахтадан качып Әҗмәкәенә әйләнеп кайта. Тиз тотып алалар качкынны һәм ул суд карары буенча ирегеннән мәхрүм ителә. Шулай да егетне озак тоткарламыйча, азат итәләр. «Гаебен тапмаганнардыр күрәсең»,- ди Зөлфәт абзый абыйсын исенә төшереп. Рифкать Мулланур улы калган гомерен Чайковскийда уздыра, энесе янына Әҗмәкәенә дә кайтып йөри.
Армиядән соң Зөлфәт белән тормыш иптәше Гайниянең дүрт балалары туа. Кызганычка каршы, ике балалары кече яшьтә үк вафат булалар. Ике уллары армия сафларында хезмәт итеп, гаилә коралар. Ләкин алар да яшьли вафат булалар. Тормыш иптәше Гайниясе дә инде моннан 6 ел элек дөнья куйды. «Бүгенге көндә ялгыз калдым шул»,- дип уфтана карт.
Хезмәт ветераны Муллануров Зөлфәт Мулланур улы инде 91нче яшенә чыкты. Ул Әҗмәкәй авылының Вахитов урамында, үзе салган йортында ялгызы яши. Бөек Ватан сугышына багышланган бәйрәмгә, күкрәгенә Георгий тасмасын, юбилей медальләрен тагып килгән, авылның иң өлкән агасын күреп барыбыз да чын күңелдән куанабыз. Картлык көнендә, ул үз авылының Бөек Ватан сыгыш ветераннары, сугышы каһарманнары белән горурланып яши. Калган барлык авылдашларыбызга: олыбызга-кечебезгә үрнәк агай ул – Зөлфәт абый.

Әнисә Әшрәпова,
Тукай районы Әҗмәкәй авылы.

АВТОР ФОТОСЫ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев