Рәсемнәрдә галәм киңлекләре
«Якты юл» газетасы редакциясе космонавтика көне уңаеннан балалар арасында рәсемнәргә бәйге игълан иткән иде. Районыбыз авылларыннан барысы 28 эш килде. Рәсемнәр барысы да матурлар, сайлап алу бик җиңел булмады. Яшь рәссамнар үз фантазияләрен дә кушып, бик матур галәм киңлекләрен, ракеталарны, космонавтларны ясап җибәргәннәр.