Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган нигез – Таулык авылы ничек барлыкка килгән соң?

Шушы сорау белән Теләнче – Тамак китапханә хезмәткәрләре Таулык авылында шэҗәрә бәйрәмен ачып жибәрделәр.

Таулык авыл клуб мөдире Флюра Дамир кызы
“Халкыбызнын куңел бизәкләре” дип исемләнгән кул
эшләре кургәзмәсе белән каршы алды. Әлеге күргәзмәдә
авылда яшәп гөмер итуче гүзәл, эшлекле ханымнарнын кул
эшләре урын алды. Катнашучыларның иҗат
җимешләреннән оештырылган күргәзмәдә нәрсә генә юк:
чигелгән картиналар, урындык япмалар, вазадагы чәчәкләр,
бәйләнгән чәчәкләр, бисердан гөллэр, оекбашлар, чигелгән
мендәр тышлары. Барысыда узенчә игьтибарга hәм мактауга
лаек, hәрберсен озаклап, сокланып карап торырлык.
Чыннанда, Тарих кайдан башлана?
Таулык авылы Тукай районы Чаллы шәһәреннән 35 км
ераклыкта урнашкан.
Таулык авылына 1652 елда Туймәт Мәсгүтов дигән
кеше Казан өязе Әмир авылыннан килеп нигез салган дигән
фараз йөри. Соңрак Алабуга бистәсеннән дүрт гаилә,
аннары Минзәлә бистәсеннән ике гаилә килеп урнашкан. Ә
авылның Таулык исеменә килгәндә ике фараз яши. Имеш,
авылга килеп урнашкан кешеләрнең аты сазлыкка баткан.
Шулчак берсе: ”Тауга каршы ничек тартасың инде, таулык
бит“, - дигән. Шуннан авылның исеме Таулык булып
калган.
Бэйрэмебезне ачып жибэру өчен сүз Теләнче-Тамак
авыл жирлеге башлыгы Нәҗметдинов Рамил Шарипҗан
улына бирелде. “Тарих язу − ул энә белән кое казу. Авыл
тарихы, һичшиксез, дәлилле, хакыйкатьле булырга тиеш” -
дип тулыландырды авыл жирлеге башлыгы.

“Һәр кеше узенең нәсел тамырларын юллап, ат затыбыз
белән горурланырга, киләчәк буыннарыбызга сөйлэп, язып
калдырырга тиеш” – дип яши Таулык авылыннан
Ишморатовлар гаиләсе. Алар зур тырышлык куеп, нәсел
агачларын булдырдылар, үзләренең тамырларын таптылар.
Нәселләренең башлангычы Туймәт бабалары – Таулык
авылына нигез салучы икәнлеге дә ачыклады.
Ишмуратовлар гаилэсе башлыгы Азатнур абый узенен бай
тарихлы нәселе белән горурланып таныштырды.
Бөек шәхесебез Ильхам Шакировнын нәсел тамырлары
да Таулык авылыннан икән. Бу хакта Яңа бүләк авылы
китапханә мөдире Зөлфия Мингалиева сөйләде. Җырчының
нәсел-нәсәбен барлап, шәҗәрәсен булдуручы кеше – язучы,
тарихчы Дамир гарифуллин. Рәсәйдә үткән III нче Ревизия
(җан исәбе алу) документларына таянып, эш иткән. Таулык
авылы зиратында Илһам аганың бабасы, бабасының ата-
бабалары бакый йокыга талганнар. Зират уртасында иң
озын чыршы Илһам аганың бабачсы Шакирның атасы
Габденнасыйр Габделхалыйк угылыныкы. Архив
кәгазьләреннән, метрика дәфтәрләреннән билгеле булганча,
җырчыбызның нәсел язуын Алпардан башлап китү дөрес
булыр.
Кичәбезнең кунагы булып Гимазетдиновлар гаиләсе дә
чыгыш ясадылар. Гаилә башлыгы Нәкия апа узенең Таулык
авылына килен булып төшкән чакларын искә төшереп
сөйләде. Анын ике уллары Назыйм һэм Назир әфәнделәр
музыкаль уен коралларында уйнадылар, жырладылар.
Нәкия апаның килене Дилбәр ханым үзе иҗат иткән
шигырен тамашачыларга тәкъдим итте.
Шэҗәрә бәйрәмен Теләнче-Тамак хәзинэ клубы
ветераннары “Капка төбе” күренеше белән бизәделәр.

Телэнче-Тамак мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә
калмады. Галиева Ләйсән һәм Гибадуллин Руслан үзләренең
моңлы жырлары белән Таулык авыл халкына да
ишеттерделәр.


Теләнче-Тамак баш китапханәчесе Гөлназ Калимуллина

/автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев