13 апрель 2022 яңалыклары
-
Рәсемнәрдә галәм киңлекләре
«Якты юл» газетасы редакциясе космонавтика көне уңаеннан балалар арасында рәсемнәргә бәйге игълан иткән иде. Районыбыз авылларыннан барысы 28 эш килде. Рәсемнәр барысы да матурлар, сайлап алу бик җиңел булмады. Яшь рәссамнар үз фантазияләрен дә кушып, бик матур галәм киңлекләрен, ракеталарны, космонавтларны ясап җибәргәннәр.
-
Талпаннар йокыдан уянган
Чаллыда быел беренче тапкыр талпан тешләве теркәлгән. Бу хакта Кама балалар медицина үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 12 апрельдә талпан үсмернең күкрәк читлегенә эләккән. Әти-әнисе аны мөстәкыйль рәвештә алып, лабораториягә илткән. Тикшеренү нәтиҗәләре травматология пунктына һәм беркетелгән урын буенча сырхауханәгә тапшырылачак.
-
Әлфәт Сабиров: «Укыту процессы уңайлы шартларда үтәргә тиеш »
Ел башы район мәгарифе өчен уңышларга, вакыйгаларга бай булды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Әлфәт Сабиров белән очрашып без бу хакта һәм уку-укыту темаларына әңгәмә кордык.
-
Мәктәпләрдә-кайнар аш
Россия төбәкләренә мәктәп укучыларын тукландыру өчен тотыла торган азык-төлек бәяләренә мониторинг уздырырга кирәк. Шундый йөкләмә белән Россиянең Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов чыгыш ясады. «Вазгыять намуссыз тәэмин итүчеләрнең базардагы спекулятив гамәлләре аркасында кискенләшергә тиеш түгел. Моны компетентлы органнар күзәтә инде, төбәкләрне дә әлеге процессларны игътибарга алырга чакырабыз», — дип белдерде министр.
-
Талантлы балалар
Тукай районы талантлы балалары «Россиянең киләчәге» исемле Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр фестиваль- конкурсында катнаштылар. Круглое Поле поселогы балалар сәнгать мәктәбеннән «Задоринки» хореографик ансамбле өч яшь төркемендә чыгыш ясап бүләкләргә лаек булды.
-
Сыерчыгым, рәхим ит!
«Якты юл»(Светлый путь) газетасы редакциясе малайлар – кызлар арасында «Сыерчыгым, рәхим ит!» исемле иң матур сыерчык оясы ясаучыга бәйге игълан итте. Бәйгенең катнашучылары белән таныштырып узабыз.
-
Туган нигез – Таулык авылы ничек барлыкка килгән соң?
Шушы сорау белән Теләнче – Тамак китапханә хезмәткәрләре Таулык авылында шэҗәрә бәйрәмен ачып жибәрделәр.