Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфәт Сабиров: «Укыту процессы уңайлы шартларда үтәргә тиеш »

Ел башы район мәгарифе өчен уңышларга, вакыйгаларга бай булды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Әлфәт Сабиров белән очрашып без бу хакта һәм уку-укыту темаларына әңгәмә кордык. 

– Чыннан да быелгы уку елы безнең мәгариф өлкәсе өчен үтә уңышлы булды дисәм, һич арттыру булмас. Укыту сыйфатына бәя бирүгә килгәндә, Гомумроссия системасы кысаларында олимпиадалар хәрәкәте безнең эштә мөһим урын алып тора. Шул уңайдан район мөгаллимнәренең һәм укучыларның фән олимпиадаларында ирешкән уңышлары турында әйтеп үтәргә кирәктер. 
 Безнең районда 4-11 сыйныфларда белем алучы 2544 укучы бала бар. Шуларның 1145е олипиадаларның муниципаль этабында катнашты, 336е призлы урыннар алды. Республика этапбында исә 78 укучы катнашып, 18 призлы урыннар алынды. Үткән елга карганда бу 7 урынга күбрәк. Олимпиададагы җиңүләр буенча Түбән Суыксу, Бәтке, Кнәз мәктәпләре алдынгылар рәтендә. Шулай ук Мәләкәс, Борды,Мусабай Завод, Новотроицкое, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Калмаш мәктәбе укучылары да үзләрен яхшы күрсәтте.  


– Әлфәт Зыятдинович, район укучылары олимпиадаларда нинди фәннәрдән көчле булып чыкты, ә кайсыларыннан белемнәрен тирәнәйтәселәре бар? 
–  Күп фәннәрдән балаларның белемнәре яхшы. Әйтик, рус, татар телләре, математика, экология, биология кебек фәннәрдән алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Химия, җәмәгать белеме, тарих өлкәсендә белемнәрен ныгытырга кирәклеге ачыкланды. Шулай ук информатика һәм икътисад фәннәреннән укучыларыбызның белемнәре азрак, бу юнәлештә педагогларга балалар белән тирәнрәк эшләргә кирәк. 


–   Педагоглар дигәннән, бүгенге көндә районда күпме укытучы эшли һәм кадрлар белән тәэмин ителеш ничек? 
– Районда җәмгысы 403 укытучы 5902 бала белән эшли.  Шуларның 50се 35 яшькә кадәрле булган мөгаллимнәр. Аларның хезмәт стажы 3-5 ел. 14 укытучы яшь белгеч буларак түләүләр ала. Кадрлар кытлыгына килгәндә ул бар, әлбәттә. Әйтик, киләсе уку елына районга тагын 50 белгеч кирәк. Бу башлангыч сыйныф, рус теле, математика укытучылары. 


– Сез фән олипиадалары турында әйттегез. Укытучы хезмәтенең нәтиҗәле булуын күрсәтүче тагын бер әйбер ул – дәүләт имтиханнары да бит.
– Әлбәттә, бу шулай. Шуңа күрә районда ел саен чыгарылыш сыйныф укучылары Дәүләт имтиханнары буенча тикшерү эшләре язалар. Бу чарада районның 90 процент чыгарылыш сыйныф укучылары катнаша. Язгы каникулларда укучыларның 95 проценты ягъни 289 кеше Гомум дәүләт имтиханын, ә 98 процент яки 73 укучы Бердәм дәүләт имтиханы буенча тикшерү эшләре яза. Моннан тыш, чыгарылыш сыйныф укучыларына консультация ярдәме күрсәтү буенча БДИ мәктәбе эшли. Аның семинарларында, утырышларда имтиханның биремнәре белән бәйле кыенлыкларга кагылышлы сораулар, мәсьәләләр карала, укучылар белән аңлату эшләре алып барыла. Укытучылар үзләре дә квалификация күтәрү курслары, аттестация үтәләр. 
 Сүз уңаеннан, педагогларыбызның дәрәҗәсен Россия күләмендә «Ел укытучысы – 2022» бәйгесе нигезендә дә бәяләргә була. Февраль аенда Бәтке мәктәбе базасында беренче тапкыр «Ел укытучысы – 2022» бәйгесе республика этабының зона туры үткән иде. Анда төрле районнардан 5 педагог катнашты. Зона турында җиңүчеләр арасында безнең район вәкиле, Кнәз урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ксения Шәкурова да бар иде. Ул шулай ук конкурсның региональ өлешендә дә уңышлы чыгыш ясады.  


–  Әлфәт Зыятдинович, район башлыгы Фаил Камаев чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның ата-аналары белән сөйләшеп, районга җитеп бетмәүче белгечләрне алар исәбеннән әзерләргә кирәк дип, беренче тапкыр гына әйтми. Әлеге өлкәдә нинди эшләр алып барыла, бу хакта сөйләп үтсәгез иде.  
–  Әлеге юнәлештә максатчан эш алып барыла. Мәсәлән, уку елының икенче яртыеллыгында һөнәр сайлауга багышланган 73 чара үтте инде. Һәм алар Тукай районы өчен кирәкле белгечлекләр – медицина, педагогия, авыл хуҗалыгы юнәлешендә оештырылды. Әйтик, район укучылары 11 җирле ФАПларда экскурсияләрдә, Чаллы шәһәренең медицина көллиятенә узган ачык ишекләр көнендә булдылар. Шулай ук укучылар район дәваханәсенә барып, баш табиб Галим Сабирҗанов, табиблар белән аралаштылар. Аннары, чыгарылыш сыйныфлар педагогия университетында студентлар, андагы педагоглар белән күрештеләр, авыл хуҗалыгы юнәлешендә район хуҗалыкларына экскурсиягә барып, авыл хуҗалыгы, ветеринария хезмәте белгечләренең эше белән таныштылар. 


–  Педагогларга балалар белән генә түгел, ата-аналар  белән дә тыгыз элемтә дә булырга туры килә. Бу яктан да эш җиңел түгелдер? 
– Сүз дә юк, укытучыларга балалар, аларның әти-әниләре белән дә уртак тел табарга туры килә. Шуңа күрә әлеге юнәлештә ата-аналар һәм педагоглар өчен психологлар белән төрле чаралар,тренинглар оештырыла, лекцияләр укыла. Ата-аналар, әтиләр комитеты белән тыгыз эш алып барыла. 

–  Районда үткән ел мәктәпкәчә һәм урта белем бирү учреждениеләрендә шактый гына төзекләндерү эшләре алып барылды. Күп еллар ремонт күрмәгән биналар яңарды, заман таләпләренә туры килә башлады. Быел да әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәкме? 
–  Укыту процессы укытучы һәм укучы өчен уңайлы шартларда үтәргә тиеш. Мондый шартларны булдыру өчен белем бирү учреждениеләрен кирәкле әсбәплар, җиһазлар белән тәэмин итеп торырга, кирәк чакта төзекләндерү эшләрен дә башкарырга кирәк. Узган 2021 елда капиталь ромонт программасы буенча Бәтке мәктәбе төзекләндерелгән иде, быел чиратта шундый ук эшләр Кнәз мәктәбендә дә үтәр дип көтелә. Шулай ук Шилнебаш авылында 100 кешелек башлангыч мәктәп төзелеп килә, Кече Шилнә авылы җирлегендә 500 кешелек яңа мәктәп булачагына да ышаныч бар. Моннан кала, программа кысаларында мәктәп ашханәләрен яңарту күздә тотыла. Кнәз, Новотроицкое, Круглое Поле мәктәбе ашханәләре өчен бу бик кирәкле, күптән көтелгән үзгәрешләр. Үткән ел БДИ имтиханнарын тапшыру өчен Новый поселогы мәктәбенә 45 ноутбук тапшырылган иде. Быел укытучыларнының компьютерларын да алыштыру планлаштырыла.


–  Әңгәмәбез ахырында хезмәттәшләрегезгә, район мөгаллимнәренә нинди теләкләр әйтер идегез? 
– Куелган максатлардан тайпылмыйча, бергә бердәм һәм көчле коллектив булып эшләргә иде. Укучыларыбызга тиешле, төпле белем һәм тәрбия бирергә, һәнәребезнең изге бурычын башкарырыга насыйп булсын.  

               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев