«Афәрин!», дип халык алкышлады
Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният саренда, республикабыз ветераннары һәм пенсионерларының «Балкыш» – VII республикакүләм фестиваленең алтынчы зона туры үтте. Анда 9 муниципаль берәмлек вәкилләре чыгыш ясады. Бу: Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәренең өлкән яшьтәге үзешчәннәре һәм мәдәният ветераннары. Тукай районыннан фестивальнең зона өлешенә 12 концерт номеры тәкъдим ителгән иде. Әлеге чыгышларында һәр артист һәм коллектив үзен үзенчәлекле, кызыклы яктан күрсәтте.