Терроризмга каршы көрәш – бердәмлектә
Үткән атнада район башкарма комитетының утырышлар залында Тукай районының террорга каршы комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Комиссия әгъзаләре, районың имам-мөхтәсибе, җирлек башлыклары һәм мәктәп директорлары катнашындагы утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, террорга каршы комиссия рәисе урынбасары Айрат Хәбибуллин алып барды. Анда белем бирү учреждениеләрендә укучы балалар арасында террорга каршы профилактика чараларын уздыру, интернеттагы социаль төркемнәрне күзәтү, экстремистик юнәлештә эшләүче төркемнәрне ачыклап, аларның эшчәнлеген чикләү турындагы сораулар каралды. Шулай ук, аерым игътибарга алынган затлар белән һәм дини сферада профилактика эшләрен алып бару кебек мәсьәләләргә да тукталдылар.