27 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
27 гыйнвар 2022 - 12:28Теләнче Тамак урта мәктәбендә Герой якташыбызга багышланган очрашу22 январь көнне Теләнче Тамак гомуми урта белем бирү мәктәбендә Советлар Союзы Герое Нурми Хәләф улы Шәриповныӊ туган көне уӊаеннан зур чара узды. Бу чарага Түбә Кама, Сарман, Минзәлә, Тукай районнарыннан һәм үзебезнеӊ авылдан чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән сакчы ветераннар да килгән иде. Чара Теләнче Тамак урта мәктәбе ишегалдында Нурми Шәрипов бюсты урнаштырылган обелискка венок кую белән башланып китте. 9 сыйныф укучылары белән берлектә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Чулпан Әхмәтшина чакырылган кунакларны мәктәпнеӊ туган якны өйрәнү музеенда Герой якташыбызныӊ кыскача тормыш юлы һәм хәрби батырлыгы белән таныштырды.
-
27 гыйнвар 2022 - 12:27Карантин кертелдеСарман районы Югары Чыршылы авылында ике шәхси хуҗалыкта сыерларда төерле дерматит дигән чир табылган. Шул сәбәпле анда 28 авылга карантин кертелде. Тукай районының Таулык, Яңа Бүләк, Күктәк Мирсәет, Иске Теләнче, Кызыл Байрак, Байбүләк, Иске Дөреш авылларында да чир куркынычы янау сәбәпле карантин игълан ителде.
-
27 гыйнвар 2022 - 12:26Юбилей медальләрен тапшырдылар26 гыйнвар көнне Чаллыда «Татпотребсоюз» Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге базасында «Центросоюз. Россиянең кулланучылар кооперациясенә 190 ел» дип исемләнгән юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үтте. Әлеге медальләрне Тукай районында эшләүче «Сельский хлеб» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының директоры Елена Дунаевага, бухгалтер Алсу Шәймардановага һәм товаровед Венера Таҗетдиновага «Татпотребсоюз» правлениясе рәисе Рашат Шәймарданов тапшырды.
-
27 гыйнвар 2022 - 12:25Күпбалалы гаиләләргә җир участокларыКүпбалалы гаиләләргә җир участокларын Әҗмәкәй, Сәмәкәй, Ильбухтино, Калмаш, Биклән һәм Бәтке авыллары янынан бирү оештырылган иде.
-
27 гыйнвар 2022 - 12:24Дәрәҗәле бүләкТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевны «Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел» медале белән бүләкләде.
-
27 гыйнвар 2022 - 12:23Авыр чакта ярдәм иттегезКадерле кешеләребез – улыбыз, туганыбыз Тимур һәм киленебез Алсу Прохоровларны көтмәгәндә-уйламаганда мәңгелеккә югалттык. Әле бу хәлләр төш кенә кебек, ышанасы килми, ышана алмыйбыз да... Матур итеп никах укытып, киләчәккә якты планнар корып, яши генә башлаганнар иде бит...
-
27 гыйнвар 2022 - 12:02Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрының февраль аена репертуар планыАяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар драма театрының февраль аена репертуар планы