Якты юл
  • Рус Тат
  • Юбилей медальләрен тапшырдылар

    26 гыйнвар көнне Чаллыда «Татпотребсоюз» Татарстан Республикасы кулланучылар оешмасы берлеге базасында «Центросоюз. Россиянең кулланучылар кооперациясенә 190 ел» дип исемләнгән юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үтте. Әлеге медальләрне Тукай районында эшләүче «Сельский хлеб» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының директоры Елена Дунаевага, бухгалтер Алсу Шәймардановага һәм товаровед Венера Таҗетдиновага «Татпотребсоюз» правлениясе рәисе Рашат Шәймарданов тапшырды.

    Бу чарада шулай ук районның башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин һәм аның беренче урынбасары Илмир Яббаров та  катнашты.  

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: