Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Теләнче Тамак урта мәктәбендә Герой якташыбызга багышланган очрашу

22 январь көнне Теләнче Тамак гомуми урта белем бирү мәктәбендә  Советлар Союзы Герое Нурми Хәләф улы Шәриповныӊ туган көне уӊаеннан  зур чара узды. Бу чарага Түбә Кама, Сарман, Минзәлә, Тукай районнарыннан  һәм үзебезнеӊ авылдан чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән сакчы ветераннар  да килгән иде.  Чара Теләнче Тамак урта мәктәбе ишегалдында Нурми  Шәрипов бюсты урнаштырылган обелискка венок кую белән башланып китте.  9 сыйныф укучылары белән берлектә тарих һәм җәмгыять  белеме укытучысы Чулпан Әхмәтшина чакырылган кунакларны    мәктәпнеӊ туган якны өйрәнү музеенда    Герой якташыбызныӊ кыскача тормыш  юлы һәм  хәрби батырлыгы белән таныштырды. 

Мәктәпнеӊ актлар залында үткәрелгән чыгышлар музейда алган тәэсирләрне тагын да тулыландырды. Чараны хәрби саф маршрут атлап, 8 нче сыйныф укучылары (җитәкчесе тормыш иминияте дәресләре укытучысы  Әлфис Фәхриев) дәвам иттерде. 
Герой якташыбыз тормышын һәм хәрби батырлыгын чагылдырган әдәби-музыкаль чыгыш (җитәкчесе тарих һәм җәмгыять  белеме укытучысы  Рузилә Яхина)  бу чараны тагын да ямьләндереп җибәрде. 
Чара тизлеккә автомат җыю ярышы белән дәвам итте. Ветеран кунаклар көче белән әзерләнгән бүләкләрне ярышта  катнашучы егетләр бик шатланып кабул иттеләр. Бу ярышта беренче һәм икенче урыннарны үзебезнеӊ мәктәпнеӊ 11 сыйныф  укучылары Деммухаметов Илназ һәм Нәҗметдинов Раил алуына тамашаны карап утыручы укучылар тагын да ныграк сөенде. 
Кунаклар  үзләре белән дә таныштырдылар. Зур хәрби бүләкләргә ия булган авылдашыбыз Ренат Мәхмүт улы Шәрәфиев   Нурми Шәрипов турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Ветеран кунаклар чик сакчысы сурәтләнгән истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Хәтерләсәгез, 2021 елда бөтен Россия буенча - Сахалиннан алып Брестка хәтле  Җиӊү Байрагын тапшыру акция – эстафетасы узды. Бу эстафетаны да, Ватанны саклауга үзләренеӊ гомерләрен кызганмаган сугышчыларыбызга хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән,  чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән ветераннар оештырды. Эстафета 2021 нче елныӊ 9 маенда Сахалиндагы Корсаков шәһәрендә башланып, илебезнеӊ бик күп шәһәр  һәм авыллары аша үтеп, 21 июньдә Брест шәһәрендә төгәлләнде.  Бөек Ватан сугышындагы  Җиӊүнеӊ  нинди югалтулар, авырлыклар хисабына   бирелгәнен  яшь буын онытмасын өчен үткәрелгән бу акция бик матур узды. Чик буе гаскәрләрендә  хезмәт иткән  авылдашларыбыз тырышлыгы белән әлеге акция Теләнче Тамак авылы аша да үтте.
Мәктәптә үткәрелгән чарада шушы эстафета – акциянеӊ эшчәнлеген чагылдырган альбом мәктәп музеена тапшырылды.   Альбомда акциянеӊ безнеӊ авылдан да үтүен раслаучы фотосурәт тә бар. 
Әлеге чара укучыларда да зур тәэсирләр калдырды. Барлык чыгышларны  зур кызыксыну белән тыӊладылар. Кунаклар арасында укучыларныӊ әтиләре, бабайлары да бар иде. Укучыларга патриотик тәрбия бирү чарасы булган бу кичәне оештыруда  үзеннән зур  өлеш керткән Лотфуллин Марс җитәкчелегендәге ветеран чик сакчыларына һәм мәктәбебез укытучыларына  рәхмәтебезне белдерәбез.  Мондый җылы очрашулар да дәвам итәр дип өметләнеп калабыз. 

Теләнче Тамак мәктәбенеӊ тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Яхина Рузилә Әнвәр кызы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев