Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карантин кертелде

Сарман районы Югары Чыршылы авылында ике шәхси хуҗалыкта сыерларда төерле дерматит дигән чир табылган. Шул сәбәпле анда 28 авылга карантин кертелде. Тукай районының Таулык, Яңа Бүләк, Күктәк Мирсәет, Иске Теләнче, Кызыл Байрак, Байбүләк, Иске Дөреш авылларында да чир куркынычы янау сәбәпле карантин игълан ителде.

Карантинлы зонага төерле дерматиттан прививка ясатылмаган мал кертү тыела. Бары тик сую өчен генә чыгару рөхсәт ителә. Шулай ук малларга бәйле ярминкәләр, күргәзмә һәм башка чаралар үткәрү ярамый.
Төерле дерматит – сыерларда һәм башка төрле имезүче вак хайваннарда очрый торган хәтәр йогышлы авыру. Вирус кешегә янамый. Россиядә бу чирнең 2015 елдан бирле ачыкланганы булмаган. 2018 елда Көньяк Осетиядә, Самара һәм Курган өлкәләрендә чир очраклары теркәлгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев