«Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый
Һәр елдагыча «Бердәм Россия» Кыш бабае җирлегебездә яшәүче балаларга бүләк өләште. Уникенче мәртәбә узган бу чарада 41 бала катнашты. 27 декабрьдә көндезге 3тән башлап балалар, 70-16-06 телефонына шалтыратып, Кыш бабайга сәләтләрен күрсәтте: шигырьләр сөйләде, җырлады, баянда уйнады.