Афәт көтмәгәндә килде
Авыл хуҗалыгында мал-туар, кош-корт үстерү өчен күп көч сорала. Әле азык белән тәэмин итү бер хәл, тирә-ягыбызда санап бетергесез йогышлы авырулар сагалап тора. Соңгы елларда африка дуңгыз чумасы, лейкоз, кош гриппы кебек чирләр фермерларга, авыл кешеләренә, хуҗалыкларга зур күләмдә зыян сала. Инде районыбызда кош гриппы чыганагы барлыкка килү бөтен җәмәгатьчелекне хафага салды.