Яшь гаиләләрне кайгыртып
Республикада авылда теркәлгән яшьләр өчен «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы эшләп килә. Анда тукайлылар да катнаша ала. Күптән түгел әлеге программага яшьләр өчен мөһим үзгәреш кертелде. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2021 елның 25 сентябреннән яшь гаиләләр Татарстанның теләсә кайсы территориясендә шушы программа буенча фатир яки йорт сатып алырга хокуклы. Әйтик, Тукай районында теркәлгән яшь гаилә Чаллы шәһәреннән фатирга ия була ала. Йорт яки квартира алганда дәүләт тарафыннан бәянең 30-35 проценты субсидияләнә, әмма ирнең дә, хатынның да яшьләре 35тән түбән булуы мәҗбүри шарт.