Мәрхәмәтле балалар
Күзкәй мәчете каршында быелгы җәйдә ике ай буе «Мәрхәмәтле балалар» курсы эшләде. Максаты – традицион ислам кануннарына таянып әхлак һәм дин нигезләрен өйрәнү, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, балаларның җәйге ялларын күңелләрдә озак сакланырлык, истәлекле вакыйгаларга бай, файдалы итеп үткәрү.