Безнең көн геройлары
Рәхмәт! Бу сүзне бүген бик еш кабатлыйбыз. Кемнәргә дисезме? Табибларга! Үз-үзләрен аямыйча COVID-19 инфекциясе белән көрәшүче табибларга. Бу көннәрдә бик күп медицина хезмәткәрләре көнне төнгә ялгап, алны-ялны белмичә эшли. Чөнки табиб – чит кешенең борчуына битараф кала алмаганнар һөнәре. Рәхмәт сезгә, табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, кече медицина пресоналы!