Бар ул мәрхәмәтле кешеләр
Үзе белән аралашу, чын күңелдән хәленә кереп сөйләшү авыру кеше өчен олы бәйрәмгә тиң. Ә менә матди ярдәм дә күрсәтелсә, алар өчен олы бүләк. Бәхеткә, бар ул булышырга атлыгып торган киң күңелле, юмарт кешеләр. Кайда ничектер, безнең Иштирәк авылында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар андый ярдәмне һәрвакыт тоеп яши.