"Якты юл" газетасы - Тукай районы
Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге, ноябрьнең соңгы ункөнлегендә, суд приставлары белән берлектә, эчке эшләр органнары тарафыннан салынган штрафларны җыю чаралары үткәрә.
Тукай муниципаль район советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышында яңгыраган бу өндәмәнең үтемле булырына ышанасы килә. Әйе, залга җыелган егет һәм кызларның төп эш урыннарындагы бурычларына яңалары өстәлде: алар хәзер парламент әгъзалары буларак та эш күрсәтергә тиеш. Районы башлыгы Фаил Камаев яшь депутатларга шулай диде.
Балалар күрше авылдагы мәктәпкә җәяү йөри торган чаклар артта калды. Хәзер бу яктан хәлләр тамырдан үзгәрде. Үз авылларында мәктәп булмаган укучыларны мәктәп автобуслары килеп ала, китереп куя. Без пандемия шартларында автобусларда куркынычсызлык чаралары ничек үтәлүе белән кызыксындык.
Бүгенге көндә Тукай районында 11 мең 773 пенсионер исәпләнә. Бу барлык тукайлыларның якынча дүрттән бер өлеше. Аларның 6714е 60 яшьтән 80 яшькә кадәр, 1818е 80 яшьтән өлкәнрәкләр. 1956 пенсионер ялгызы гомер итә. Балалары булмаган ялгыз өлкәннәр 130 кеше. Бу саннарны район Советы утырышында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев җиткерде.
Район авылларында мобиль поликлиникалар эшли. Хәзер-ге вакытта күчмә медицина хезмәте Күзкәй авылында.
Тәүлеклек савым күләме ягыннан Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе алда, биредә әлеге күрсәткеч 13500 кг тәшкил итә.
0