Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлык шатлык булсын өчен

Бүгенге көндә Тукай районында 11 мең 773 пенсионер исәпләнә. Бу барлык тукайлыларның якынча дүрттән бер өлеше. Аларның 6714е 60 яшьтән 80 яшькә кадәр, 1818е 80 яшьтән өлкәнрәкләр. 1956 пенсионер ялгызы гомер итә. Балалары булмаган ялгыз өлкәннәр 130 кеше. Бу саннарны район Советы утырышында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев җиткерде. 

Россиядә демографик сәясәт гомернең уртача озынлыгын 78 яшькә, ә 2030 елга 80 яшькә җиткерүне күздә тота. Район бу максаттан өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасы булдыру буенча 2нче пилот проектында катнаша.
«Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге район үзәк больницасы белән берлектә өлкәннәрнең авыруларын киметү, хезмәткә сәләтлелек вакытын, гомер озынлыгын арттыру чаралары үткәрәләр. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында 2020 елның январь-октябрь айларында 65 яшьтән өлкәнрәк 760 кеше сәламәтлеген тикшертте. Ел ахырына кадәр тагын 294 кешене медицина учреждениеләренә алып бару планлаштырыла. 
Озак вакытлы карау системасы кысаларында Татарстанда «Мобиль бригада», «Сиделка хезмәте», «Өлкән кешене гаиләгә алу», «Тәрбияләү мәктәбе» программалары эшли. 
«Мобиль бригада» үзәктән читтәге авылларны да үз эченә ала. Анда табиблар белән бергә, социаль хезмәткәрләр, психологлар да эшли. 
2020 елның август аеннан районда яңа технология – «Сиделка хезмәте» гамәлгә кертелә. Бу хезмәт ялгыз яшәүче өлкәннәр, сәламәтлекләре чикле кешеләр, инсульт, авыр операция кичергән гражданнар өчен оештырыла. Ихтыяҗдан чыгып, алар көненә 6 сәгать эшли. Түләү гражданинның пенсия күләменә карап билгеләнә. Бүген бу хезмәт районда 13 кешегә күрсәтелә. 
Үзәк базасында 2018 елның октябреннән «Тәрбияләү мәктәбе» эшли. Бу – тәрбиягә мохтаҗ кешеләрнең туганнары һәм социаль хезмәткәрләр өчен. «Тәрбияләү мәктәбе» өчен 122 мең сумга кабинет җиһазландырылды.
«Өлкән кешене гаиләгә алу» программасы кысаларында Бәтке авылында социаль хезмәткәр гаиләсендә беренче төркем инвалид хатын-кыз тәрбияләнә.  
Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү системасы кысаларында 2020 елның ун аенда 306 кешегә социаль хезмәт күрсәтелде. Бүгенге көндә хезмәт алучылар 254 кеше. 76 кешегә хезмәтләр түләүсез, 175 кешегә түләүле рәвештә күрсәтелә. Барысы 43 социаль хезмәткәр авыл җирлекләрендә өйләргә йөреп хезмәт күрсәтә. 
 Эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә районда «Шәфкать» үзәге базасында «кайнар линия» оештырылды. Бу хезмәт өлкәннәргә һәм инвалидларга азык-төлек, дарулар алып килеп бирүне күздә тота. «Кайнар линия»гә 26 марттан 25 июльгә кадәр 60 шалтырату керде. Июль ахырыннан тукталып торган әлеге хезмәт 29 октябрьдән кабат яңартылды. 
Мохтаҗларга ярдәм итү эшен тагын да активлаштыру мөһим, диелде киңәшмәдә. Моның өчен югарыда саналган барлык төр хезмәтләр буенча эшне дәвам итү бурычы куелды. Дәүләт хезмәтләреннән интернет аша файдалану мөмкинлеген булдыру өчен өлкәннәрне заманча технологияләргә өйрәтү дә мөһим. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X