Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләрчә җилкенеп эшләргә! 

Тукай муниципаль район советы каршындагы Яшьләр парламентының беренче утырышында яңгыраган бу өндәмәнең үтемле булырына ышанасы килә. Әйе, залга җыелган егет һәм кызларның төп эш урыннарындагы бурычларына яңалары өстәлде: алар хәзер парламент әгъзалары буларак та эш күрсәтергә тиеш. Районы башлыгы Фаил Камаев яшь депутатларга шулай диде.

«Сезнең үз сүзегез, позициягез булсын. Алга таба сезгә яшьләр мәнфәгатьләрен яклый алуыгызны исбатларга туры киләчәк», – диде район башлыгы. Ә моның өчен зиһенле, белемле булу таләп ителә. Илдә, республикада, районда, авыл җирлекләрендә алып барыла торган эшләрдән һәрвакыт хәбәрдар булырга туры киләчәк. Яшьләр парламенты әгъзаларына үз җирлегебездэ законнар үтәлешен күзәтергә кирәк булачак. Билгеле, бу юнәлештә аларга район Советы, ТР Дәүләт Советы депутатларының эше үрнәк булыр. Яшьләр парламенты вәкилләре район Советы эшчәнлегендә катнашу хокукына ия. Шул рәвешле район яшьләренең тормышын яхшы якка үзгәртүгә йогынты ясарга. «Ә моның өчен әзерлекле, фикерле булу таләп ителә», – дип басым ясады Фаил Камаев. Ул илдә һәм республикада гамәлгә ашырыла торган программаларны белергә һәм мөмкин кадәр күбрәк катнашырга кирәклеген дә искәртте. 
Тукай районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев яшьләр парламентына сайлауларның онлайн-форматта тавыш бирү юлы белән үтүен искә төшерде. 50 кандидат арасыннан 46 егет һәм кыз парламентка депутат булып сайланды. Хәзер аларның эш тәртибен билгеләргә кирәк, шуңа күрә беренче утырышка оештыру мәсьәләләре куелды. Иң беренче итеп яшьләр парламентының составы расланды. Парламентның рәисе, аның урынбасары, секретаре, комиссияләр, аларның составы һәм рәисләре билгеләнде. Ачык тавыш бирү юлы белән парламент рәисе итеп Азалия Низамиева сайланды. Ул –район «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау үзәге директоры, «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе. Аның урынбасары – Круглое Поле китапханәсе мөдире Полина Акиньшина. Секретарь вазифасын районның мәдәният һәм ял үзәге хезмәткәре Эльшад Ахмедов башкарачак. 
Парламентта өч комиссия эшләячәк. Гражданлык, ватанпәрвәрлек һәм әхлак тәрбиясе комиссиясен Ләйсән Хәмидуллина җитәкләячәк. Ул Мусабай Завод мәдәният йортында режиссер булып эшли, Хезмәт һәм мәшгульлек, хокук яклау комиссиясе рәисе – Павел Атаманов. Ул «Камский» ҖЧҖ әйдәп баручы экономисты, Шилнәбаш авыл җирлеге депутаты. Спорт, ял комиссиясе рәисе итеп балалар бакчасында эшләүче Инна Җиһаншинаны сайладылар. Комиссияләргә хәзер бергәләп эш планнарын кабул итәргә кирәк. 
Яшьләр утырышларда конкрет мәсьәләләрне карап, коллектив белән, ирекле карарлар кабул итү мөмкинлегенә ия. Иң мөһиме, яшь депутатлар авыллардагы егетләрне һәм кызларны кузгата, аларны яхшы эшләргә җилкендерә алсыннар иде. 
Әйтик, бик тиздән яшьләр волейбол командаларының ярышы башлана, ә командалар барлык җирлекләрдә дә тупланып бетмәгән икән әле. Илнур Гәрәев бу уңайдан киңәшләр бирде. 
Тукай районы яшьләре арасында жирле мәсьәләләрне чишүгә юнәлтелгән проектларга бәйге игълан ителде. Ул берничә юнәлештә үтә. Иң яхшы проект авторына акчалата бүләк каралган. Конкурста катнашу өчен гаризаларны 10 декабргә кадәр бирергә кирәк. Исегезгә төшерәбез, гаризаларны яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык бүлегенә түбәндәге адрес белән юлларга кирәк: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46. Электрон почта: ilnur.G@tatar.ru.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев