Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп автобусларында тәртип

Балалар күрше авылдагы мәктәпкә җәяү йөри торган чаклар артта калды. Хәзер бу яктан хәлләр тамырдан үзгәрде. Үз авылларында мәктәп булмаган укучыларны мәктәп автобуслары килеп ала, китереп куя. Без пандемия шартларында автобусларда куркынычсызлык чаралары ничек үтәлүе белән кызыксындык. 

Тукай районында балаларны мәктәпкә йөртү «РегионТрансСервис» предприятиесенә бер-кетелгән. Алар шулай ук Питрәч, Биектау, Алексеевск, Спас, Әгерҗе районнарында да эшлиләр.
Безнең районда мәктәп укучыларын 17 автобус йөртә. Яңа уку елы алдыннан ТР дәүләт программасы буенча районга дүрт «Ford» автомобиле кайтты. Князево мәктәбенә – ике, Калмаш һәм Яңа поселогына – берәр автобус. 17 автобусның 3есе укучыларны Кече Шилнәгә, Боерган, Күзкәй, Теләнче Тамак, Мусабай-Завод, Сәмәкәй, Иске Абдул, Бәтке, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Новотроицкое авылындагы мәктәпләргә берәр автобус йөртә. 
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатыннан автобусларда көнгә ике тапкыр – балаларны мәктәпкә илткәч һәм кичен кайтарып куйгач дезинфекция ясала. Бу эш журнал буенча төгәл алып барыла. Автобустагы һәр бала һәм аларны озата баручы, машина йөртүче – маскалардан. Юлда балаларның иминлеген саклау тулысынча машина йөртүчегә йөкләнгән. Бу аның вазифасына керә.
– Безнең предприя-тиедә кимендә өч ел эш стажы булган, тәҗрибәле машина йөртүчеләр генә эшли. Шоферларның сәламәтлеген тикшереп торабыз. Алар елга бер тапкыр медицина тикшерүе үтәләр. Кварталга бер тапкыр, сезонына карап, беренче ярдәм күрсәтү, юл йөрү кагыйдәләре, янгынга каршы чара буенча инструктажлар уздырабыз, – ди «РегионТрансСервис» ҖЧҖ баш механигы Айрат Зәйнуллин. 
40 еллык эш тәҗрибәсе булган Михаил Красноперов: «Минем эш көне иртәнге 5 тулып 15 минутта башлана. Башта медосмотр үтәм. Тән температурамны үлчим. Аз гына хәлсезлек булса да руль артына утырырга рөхсәт итмиләр. Аннан автобуска техосмотр ясала. Барысы да яхшы булса гына юллама алып рейска кузгалабыз. Иң беренче балаларны рейста озата баручы кешене кереп алам, аннары Калиновка, Шөкрәле, Күперле һәм Суровка авылларыннан йөреп укучы балаларны җыям, – ди. 
Һәр автобуска балалар арасыннан староста да билгелэнгэн. Шуларның берсе – Күперле авылыннан 7нче сыйныф укучысы Дамир Хафизов: «Мин озата баручыга булышам. Автобуска утыруга һәрберебез саклык каешларын эләктереп куярга тиеш. Маскалар кию мәҗбүри. Автобуста йөрергә рәхәт. Миша абый бик игътибарлы, яхшы кеше. Ул иртә белән безнең кәефләрне дә күтәрә».
Язгы чорда, пандемия сәбәпле, укучылар дистанцион режимда укуга күчкәч, мәктәп автобуслары предприятиесе дә авыр хәлдә кала. Балаларны мәктәпкә йөртмәгәч, бюджеттан акча күчерелми. Коллективны саклап калу, машина йөртүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен кредит алырга туры килә. Шуңа күрә предприятиедә балаларның гадәттәгечә – мәктәпкә йөреп укуларын кулай күрәләр һәм медицина таләпләре үтә-лешен катгый контрольдә тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев