8 апрель 2020 яңалыклары
-
Хөрмәтле райондашлар!
Хезмәт фронтында катнашкан бүгенге өлкән буын кешеләреннән сугыш еллары истәлекләрен язып алабыз.
-
1 апрельдән туктатылган маршрут автобуслары янәдән үз эшен башлады
Димәк, район халкы кыенлыклар кичермичә Чаллыга эшкә барып, кире авылга кайта ала.
-
Бакча йортында янгын
4 апрель көнне «Дизелист» бакчачылык ширкәтендә бакча йорты янды.
-
Социаль хезмәткәрләр битлек тегә
Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш кысаларында һәм «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе программасын тормышка ашыру максатыннан «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен саклагыч битлекләр әзерли башлады.
-
Өйдә боегып утырмыйбыз
Коронавирус безнең планнарны үзгәртте дә куйды: барлык мәдәни һәм спорт чаралары туктатылды, укучыларның да каникуллары озын булды, хәзер гаилә белән өйдә утырабыз. Мәҗбүри үзизоляция эшсезлек өчен сәбәп түгел. Хәтта шушындый шартларда да вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә була. Әниләр шул турыда сөйли.
-
Акчаны иртәрәк бирәләр
Пенсияләрен һәм социаль түләүләрне «Татарстан Почтасы» аша алучыларга апрель аенда акчаны иртәрәк китерәләр.
-
Дежур төркемнәрдә
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мәҗбүри яллар вакытында балалар бакчалары өчен түләүне туктату турында карар чыгарды. Үзизоляция чорында район бакчаларында дежур төркемнәр оештырылды. Төркемнәргә, нигездә, больницаларда, поликлиникаларда, аптекаларда, азык-төлек кибетләрендә, полиция бүлегендә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системасында, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче әти-әниләрнең балалары кабул ителә.
-
Баганага кадәр сындырган
5 апрель көнне көндезге сәгать 3 тулганда Яр Чаллы – Боерган – Ильбухтино юлында юл һәлакәте теркәлә.
-
Датчиклар куела
Районга 976 данә янгын датчиклары кайтарылган. Алар 244 гаиләгә исәпләнгән.
-
Иң кирәкле һөнәр иясе
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эше бер көнгә дә тукталмый. Халык өстенә төшкән бүгенге сынау вакытында алар барысы да һәркемнең өстәлендә сыйфатлы ризык булсын дип фидакарь хезмәтләрен дәвам итәләр.
-
Кырларда эш кайный
Район хуҗалыкларныда көзге культураларны тукландыру эше тулысынча төгәлләнде, күпьеллык үләннәрне ашлау эше соңгы гектарларда бара.