Исеме генә клуб...
Быел Ильбухтино авылында федераль программа буенча клуб төзеләчәк.
Клуб биредә бик иске, авыл халкы яңаны төзү турында район җитәкчелегенә күп тапкырлар мөрәҗәгать итеп килде. Заманча клуб төзү турында мәсьәлә хәл ителде. Әмма иске клубны сүтү юлында каршылык барлыкка килде. Шушы авылда яшәүче Сергей Морозов аны тарихи музей итеп саклап калырга тели. Авыл халкы исә, яңа клуб төзергә каршы булуда Сергей Морозовны гаепләп, район җитәкчелеге исеменә хат язды. Бәхәсле мәсьәләне хәл итү өчен район башлыгы Фаил Камаев Ильбухтино авылында ике як вәкилләре белән дә очрашты.