Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кызлар токмач кисә

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы «Татар кызчыгы – нәни энҗеләр» дигән бәйге үткәрә. Хәзер республика күләмендә аңа әзерлек бара. Быел бу конкурста Тукай районы да катнаша. «Ак калфак»ның район бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова белдергәнчә, бәйге берничә этаптан тора. Аның кысаларында төрле юнәлешләрдә мастер-класслар үтә. Шуларның берсе – токмач кисү остаханәсе.

– Татар, кадерле кунак килгәндә, табын күрке итеп токмачлы аш чыгара. Коръән ашларында, башка төрле мәҗлесләрдә дә токмачлы шулпа иң беренче итеп тәкъдим ителә. Менә шуңа күрә безнең нәни энҗеләребез булган кызларыбыз кечкенәдән токмач басарга өйрәнергә тиеш, – ди «Ак калфак»ның район бүлеге җитәкчесе. – Үсеп җитеп тормышка чыкканда килен токмачы да кисәсе дә була әле. Килен токмачы – халкыбызның элек-электән килгән күркәм гореф-гадәте. Гореф-гадәтләр, үз чиратында, милләт сакчылары булып тора. Бәйгенең дә төп максатларыннан берсе – балаларга милли тәрбия бирү бит. Икенче максат – гаиләдәге мөнәсәбәтләрне ныгыту. Бәйгегә әзерләнгәндә кызларыбыз өйдә әниләре һәм әбиләре белән токмач кисәргә өйрәнә, алар бер-берсенә тагын да якыная, үзара мөнәсәбәтләре тагын да җылына төшә, өченчедән, балаларны эшкә өйрәтәбез. Кечкенәдән эшләп үскән кыз балага алдагы тормышында җиңелрәк булачак. Һәм, дүртенчедән, конкурска әзерләнәбез.
Остаханәләр өч авылда үтте. Өчесендә өч төрле ысул белән камыр бастылар. Шулай итеп, һәр авылның үз алымнары, үз традицияләре булганлыгын күрдек.
Беренче мастер-класс Иске Җирекле мәдәният йортында узды. Анда дүрт кыз катнашты, 8-11 яшьлекләр. Остаз булып Гөлгенә апа Исрафилова килде. Эшне нидән башларга кирәк? Ни өчен онны илиләр? Кызлар шундый сорауларга җавап бирделәр. Белмәгән җавапларны табарга остазлары ярдәм итте.
Камырны йомыркага су, тоз өстәп бастылар. Кызларның токмач кисү алымнары төрле: ике яки дүрт бармак белән тотып та, учы белән каплап та кисүчеләр бар. Балалар әзерлексез түгел, аларга әниләре, әбиләре «дәрес» биргән инде. Монда һәр авылның гына түгел, һәр гаиләнең үз эш тәртибе булганлыгы күренә.
Мусабай Заводта төп остаз Фәйрүзә апа Сабитова булды. Биредә 11-14 яшьлек кызлар эшләде. Мусабай Заводта токмач камырын йомыркага берни дә өстәмичә басалар икән. Фәйрүзә ханым камырның әзерлеген тикшерергә өйрәтте. Җиренә җиткереп басылган булса, ул таралып китми, үзле була, бармак бите белән ясалган уенты кире күтәрелә, диде. Җәемнәр кипшергән арада кызлар «Йөзек салыш», «Капкалы» уеннары уйнап, җырлап алдылар, уклау белән шобага салырга өйрәнделәр. Махсус кунак булып килгән Рәзинә Сәетгәрәева шушы бәйгегә багышлап язган шигырен укыды.
Өченче мастер-класс Яңа Бүләктә үтте. Аны мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова алып барды. Биредә биш бала катнашты, иң кечкенә кызчыкка биш яшь иде. Араларында берсе ир бала, ул да рәхәтләнеп токмач басты. Яңа Бүләктә остаханәгә килүчеләр токмачлы шулпа белән дә сыйландылар.
Балалар беренче тапкыр кеше алдында эшләде. Әлбәттә, дулкынланып китүләр дә булды. Кеше янында осталар да каушый, шуңа күрә кызларыбыз янына өлкән остазлар – апалар чакырылды да инде. Әмма бала өчен кеше арасына керү мөһим. Ул башкалар янында үзен тотарга өйрәнә, үз-үзенә ышанычы арта.
Кызлар өйләренә кайткач тагын токмач кисеп аш пешереп караганнардыр дип уйлыйбыз. Чөнки осталык тәҗрибә белән генә килә. 
Токмач кисү остаханәләре тагын берничә авылда үтәчәк. Аннары, берәр атнадан, киенү әдәбе, өстәл янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, ягъни ашау әдәбе буенча мастер-класслар үткәрелә. Бәйгенең тагын бер этабы бар, ул – чигү осталыгына өйрәтү. Тамбурлы чигү – татар хатын-кызларының яраткан кул эше, аңа яшьтән үк өйрәнгәннәр. Монда да әбиләр, әниләр, апалар ярдәменә ышанабыз. Иң соңгы этапта кызлар сәхнәдә иҗади номер башкарып үзләрен күрсәтергә тиеш булачак. 
Менә шулай итеп балаларыбыз «Татар кызчыгы – нәни энҗеләр» конкурсының төп өлешенә якынлаша. Бар яктан килгән, уңган-булган кыз бала Тукай районы данын якларга май аенда Казанга барачак.

Фото Гөлназ Зариповадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев