11 март 2020 яңалыклары
-
Котыру чире йоктыра күрмәгез
Бакчасарай авылында котыру чире белән авыручы төлке табылган. Бу хакта район ветеринария берләшмәсе хәбәр итә.
-
Ачык беренчелек
14 мартта Сосновый Бор поселогындагы «Яшьлек» универсаль спорт залында өстәл теннисы буенча Тукай районы «Спорт мәктәбе»нең ачык беренчелеге үтә.
-
Исеме генә клуб...
Быел Ильбухтино авылында федераль программа буенча клуб төзеләчәк. Клуб биредә бик иске, авыл халкы яңаны төзү турында район җитәкчелегенә күп тапкырлар мөрәҗәгать итеп килде. Заманча клуб төзү турында мәсьәлә хәл ителде. Әмма иске клубны сүтү юлында каршылык барлыкка килде. Шушы авылда яшәүче Сергей Морозов аны тарихи музей итеп саклап калырга тели. Авыл халкы исә, яңа клуб төзергә каршы булуда Сергей Морозовны гаепләп, район җитәкчелеге исеменә хат язды. Бәхәсле мәсьәләне хәл итү өчен район башлыгы Фаил Камаев Ильбухтино авылында ике як вәкилләре белән дә очрашты.
-
Коронавирустан ничек сакланырга?
Кытайда килеп чыккан коронавирус бүген җир шарының ярты иленә үтеп керде. Россиядә дә коронавирус белән авыруының 20 очрагы теркәлде. Коронавирус гадәти салкын тиюне хәтерләтсә дә, ул чирнең авыр формасына әйләнә, тиз арада үлемгә дә китерергә мөмкин. Бүгенге көндә 100 меңнән артык кешедә вирус табылганы билгеле, 4 меңгә якын кеше үлде.
-
Кызлар токмач кисә
Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы «Татар кызчыгы – нәни энҗеләр» дигән бәйге үткәрә. Хәзер республика күләмендә аңа әзерлек бара. Быел бу конкурста Тукай районы да катнаша. «Ак калфак»ның район бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова белдергәнчә, бәйге берничә этаптан тора. Аның кысаларында төрле юнәлешләрдә мастер-класслар үтә. Шуларның берсе – токмач кисү остаханәсе.
-
Куркынычсызлык таләпләре
Хакимияттә узган киңәшмәдә язгы чорда куркынычсызлык таләпләрен үтәү турында сөйләштеләр.
-
Балалар күбрәк авырый
Тукай районында кискен респиратор вируслы инфекцияләрнең һәм гриппның 1843 очрагы теркәлгән. (Чагыштыру өчен: 2019 елда – 2500 очрак.)