Китап дигән хәзинә бар
Әйе, бар андый хәзинә. Китапханәләрдә саклана ул. Мәсәлән, Иштирәк авылы китапханәсендә генә дә 6,5 мең экземпляр басма исәпләнә.
Шушы хәзинә учагына килеп, кыштыр-кыштыр китап сайлау бер бәйрәм булса, якты йөз белән каршы алучы китапханәче белән аралашу ямь өстенә ямь ул. Иштирәк авылы китапханәсе мөдире Алия Закирова яныннан авылдашлары өзелеп тормый. Аларның һәркайсы биредән җан азыгы табып, күңеле сафланып, канәгатьлек алып чыга.