Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Җиңүчеләргә – Кукмара савыт-сабасы 

Тукай районы хуҗабикәләре җиренә җиткереп кунак та каршылый, бәйрәмнәрне дә татар халкының гореф-гадәтләрен күздә тотып, күңелле итеп үткәрә. Мондый күренешләр бөтен җирдә дә юк ул. Халык уңган, бердәм булганга күрә генә бу матур гадәтләр сакланып килә. Ә «Тукай чәкчәге» бәйрәме уңган хатын-кызларыбызга узыша-узыша үзләрен күрсәтү мөмкинлеге дә бирде.

Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырырга теләмәгән хуҗабикәләр кабат «ярыш» мәйданында. Алты финалистның бары тик берсе генә җиңүче булачак – «Тукай районының иң оста чәкчәк пешерүчесе» исемен алачак. Бу исемгә лаек булу өчен аларга бик зур тырышлык куярга кирәк. Шәһәр үзәгендә урнашкан сәхнәдә чыгыш ясау өчен күп көч, зур әзерлек таләп ителә. Сәхнәдә үз-үзеңне ничек тотарга, ничек атлап йөрергә, нинди киемнән чыгарга? Тел байлыгын шомартырга, әдәби сөйләмгә өйрәнергә кирәк. Болар әле финалистлар алдына куелган таләпләрнең бер өлеше генә. Финалистлар белән, әлбәттә, белгечләр эшләячәк. 
Бәйрәмнең сценарие узган елгыдан күпкә аерыла. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелә, тагын да бай эчтәлекле, тагын да күләмле. 
Бәйрәмнең тагын бер ямьле мизгеле – бүләкләр тапшыру тантанасы. Җиңүчеләргә бүләк бирүче төп спонсорыбыз быел да «Кукмара савыт-саба заводы». Бүләкләр инде редакциядә үз хуҗаларын көтә. Башка төр бүләкләр дә булачак. Ә менә «Тукай районының иң оста чәкчәк пешерүчесе» исеменә лаек булучы нинди бүләк алыр – әлегә зур сер.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев