Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы кубогына раллида җиңде

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары арасында ярыш Тольяттида «АвтоВАЗ»ның сынау полигонында узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы кубогына ярышларда катнашты һәм беренче урынны алды. Бу хакта РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икенче урында — РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, өченче урында Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев булды.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы АвтоВАЗ сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карады.

Реклама

Искәртеп үтик, Рөстәм Миңнеханов - автоспорт буенча Россиянең атказанган спорт мастеры.

Ралли вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бергә фотога төшкән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X