Аларга бөтен кешедән дә күбрәк кирәк
Кече Шилнә җирлегенең отчет җыелышына һәрвакыттагыча халык күп җыелды. Җирлек башлыгы Гадел Даутов 2019 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук, бу елга планнар белән уртаклашты. Алар, узган елдагыча бик күләмле. Халыкның да сораулары аз булмады. Алар, нигездә, инфраструктура – газ, су, ут, юллар белән тәэмин итүгә кагылышлы. Гаугалы тема да яңгырады – учредительләре тарафыннан алданган «Усадьба» коммерцияле булмаган дача партнерлыгында яшәүчеләр бирегә гаделлек һәм ярдәм эзләп килгәннәр. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов да катнашты. Алар бергәләп райондагы иң эре авыл җирлегендә яшәүчеләр белән аралаштылар.