Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аларга бөтен кешедән дә күбрәк кирәк

Кече Шилнә җирлегенең отчет җыелышына һәрвакыттагыча халык күп җыелды. Җирлек башлыгы Гадел Даутов 2019 елда башкарылган эшләр турында сөйләде. Шулай ук, бу елга планнар белән уртаклашты. Алар, узган елдагыча бик күләмле. Халыкның да сораулары аз булмады. Алар, нигездә, инфраструктура – газ, су, ут, юллар белән тәэмин итүгә кагылышлы. Гаугалы тема да яңгырады – учредительләре тарафыннан алданган «Усадьба» коммерцияле булмаган дача партнерлыгында яшәүчеләр бирегә гаделлек һәм ярдәм эзләп килгәннәр. Очрашуда район башлыгы Фаил Камаев, ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов да катнашты. Алар бергәләп райондагы иң эре авыл җирлегендә яшәүчеләр белән аралаштылар.

Кече Шилнә җирлеге – шәһәргә иң якын җирлек. Шуңа бәйле төстә, биредә йорт салып төпләнергә теләүчеләр саны артканнан арта. Әйтик, 2019 елда Тукай районы буенча 100 мең квадрат метр шәхси торак файдалануга тапшырылган булса, шуның өчтән бере Кече Шилнә авыл җирлеге территориясендә. Бүген биредә 5171 кеше теркәлгән. Чынлыкта, теркәлмәгән гражданнарны, бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләрне исәпкә алсак, бу сан 14 меңнән артып китә.
Билгеле, эре җирлекләрдә хәл итәсе мәсьәләләр дә күп. Аларның бер кавымы республика, федераль программаларга кереп хәл ителсә, калган яртысы үзара салым программасы хисабына чишелергә тиеш. Әмма Кече Шилнәдә гади авыл халкы гына яшәми, яртысы – шәһәрдән килеп төпләнүчеләр. Шуңа күрә үз кесәләреннән акча бирергә дә, программаларга керүне озаклап көтәргә теләмәүчеләр дә байтак.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Кече Шилнә халкы, беренче тапкыр референдумда катнашып, 1000 әр сумнан узара салым җыярга тавыш бирде. 2019 елда халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслангач, җирлеккә 17 миллион сумга якын акча кайтты. Алар Ближний микрорайонының Җиңү урамында ком-таш юл салу, Ильбухтино авылының Маленков урамында юл төзекләндерү, Манхэттен микрорайонындагы Виноградная урамында асфальт һәм бетон өслекле юл төзү, Белоус авылының Сосновая урамында юл ремонтлау, Опушка поселогының Речная һәм Лесная урамнарында асфальт өслекле юл яңартуга тотылган. Шулай ук, 450дән артык урам яктырткычлары урнаштырылган. Алар Ильбухтино авылы, Яңа Шилнә, Көнчыгыш, Көньяк, Филатовка, Зарековка микрорайоннарында, Олы Шилнә, Кече Шилнә авылларының бер өлешендә куелды. Шулай ук балалар мәйданчыклары барлыкка килде. Филатовка, Әскәровка, Олы Шилнә, 70А микрорайоннарында 5 мәйданчык урнаштырылды. 
Җирлектә 214 урам бар, аларның гомуми озынлыгы 117 километрдан артык һәм барысын берьюлы берничек тә ремонтлап бетереп булмый. 2019 елда район бюджеты хисабына Манхэттен микрорайонында 1 км озынлыкта 10 миллион сумлык юл ремонтланды. Район бюджеты хисабына Олы Шилнәдә Титов урамында 1,7 км озынлыкта юл төзекләндерелде. Муниципаль юл фонды хисабына Кече Шилнә авылының Ленин һәм Гагарин урамнарында 1,4 км озынлыктагы асфальт юл салынды.
2020 елда республика программасы хисабына Зарековка микрорайонында 1,5 км озынлыктагы күпер белән 150 млн. сумлык асфальт юл куллануга тапшырылачак. ТР Дәүләт Советы депутаты, «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов ярдәме белән Филатовка микрорайонында 2,5 км озынлыктагы 35 млн. сумлык юл төзү планлаштырыла. Республика программасы хисабына Олы Шилнә авылында Советская урамыннан Придорожная урамына кадәр 1,5 км озынлыкта тротуар төзү шулай ук планга кертелгән. 
Бүгенге көндә Кече Шилнә авылы мәктәбендә 258 укучы белем ала. Укучылар саны елдан-ел арта, мәктәп моңа исәпләнмәгән. Олы Шилнә дә яңа мәктәп яки Кече Шилнә авылында өстәмә уку корпуслары төзү ихтыяҗы бар. Яңа мәктәп өчен җир участогы каралган. 
2020 елда да социаль объектлар төзү аерым игътибарда. Республика бюджеты хисабына Ильбухтино авылында 250 урынга исәпләнгән яңа күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Кече Шилнә авылында мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак. Монда шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча күп фатирлы йорт төзеләчәк. 2021 елда Олы Шилнәдә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шилнә елгасын чистарту һәм аның агымын көйләү проекты тормышка ашырылачак. Фаил Камаев әлеге проектның җирлек өчен мөһим булуын ассызыклады. Монда шулай ук табигый парк зонасы булдырырга тәкъдим бар. Район башлыгы җирлектә яшәүчеләрне язын агач утырту өмәләрендә катнашырга чакырды. 
Урыннардан су һәм газ белән тәэмин итүгә кагылышлы сораулар яңгырады. Фаил Камаев бу мәсьәләгә ачыклык кертте. 
– «Чаллы су каналы» ҖЧҖ нән алып Белоус поселогына кадәр югары басымлы суүткәргеч төзүне проектлау төгәлләнде. Төзелеш эшләре бу ел дәвамында алып барылачак, – дип белдерде ул. Әлеге суүткәргеч Олы Шилнә, Кече Шилнә һәм Ильбухтино авылларын су белән тәэмин итәчәк. Шулай ук, быел биредә тузган торбаларны реконструкцияләү һәм яңаларын салу өчен поселок эчендәге челтәрләрне яңарту проекты да эшләнәчәк.
Газ мәсьәләсенә килгәндә, 16 км озынлыктагы югары басымлы газүткәргечне быел ук тапшыру планы бар.
– ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы программасы буенча һәм «Таттрансгаз» ҖЧҖ белән берлектә урта һәм түбән басымлы газүткәргечне проектлау һәм челтәрләргә тоташтыру мәсьәләсен дә хәл итәчәкбез, – дип ышандырды район башлыгы.
Җыелышта катнашучылар үзләренең теләк-гозерләрен җиткерергә ашыкты. Олы Шилнәдә чүп җыю тиешенчә оештырылмаган дип белдерделәр. Әлеге хезмәтне күрсәтүче «Гринта» оешмасы вәкилен чүп чыгаруның төгәл графигын булдыру турында кисәттеләр. 2018 елда «Колосок» балалар бакчасында капиталь ремонт үтте. Хәзер мондагы шартларга тел-теш тидерерлек түгел. Тик кайбер ата-аналар һаман канәгать түгел, балаларга уенчыклар җитми, дип зарландылар. Бактың исә, ата-аналар комитеты карары белән моның өчен өстәмә акчалар җыела. Район башлыгы бу уңайдан, ничә ел җимерек хәлдә булган бакчаны торгыза алганбыз икән, уенчык алырга гына мөмкинлек табарбыз, дип белдерде. Кече Шилнәдә яшәүче өлкәннәр законсыз оештырылган эт приютына каршы. Җитәкчеләр әлеге приютның эшчәнлеге туктатылачак дип ышандырды. 
Залга җыелган халыкның күбесе коммерцияле булмаган «Усадьба» дачалар партнерлыгында яшәүчеләр иде. Аларның учредительләре белән конфликтлары һаман тынмый. Әлеге территориядә яшәүчеләрнең йортлары авыл хуҗалыгы категорияле җирләрдә урнашкан. Моңа бәйле рәвештә, инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләләре гамәлгә ашырыла алмый. 
– Сезнең проблемагыз безнең барыбызга да билгеле. Хәзерге вакытта бу эш судта карала. Без хокук саклау органнары эшенә берничек тә катнаша алмыйбыз. Шул ук вакытта битараф та калып булмый. Искәртеп узам, закон буенча без бакча-дача җәмгыятьләренең барлык гамәлләренә дә тыкшына алмыйбыз. Җәмгыять әгъзалары күп мәсьәләләрне гомуми җыелыш белән үзләре хәл итәргә тиеш, – дип ассызыклап әйтте район башлыгы. 
Халык мондый җавап белән килешми. «Без дә сезнеке», дип ярдәм итүләрен таләп итә. Хәтта район башлыгы янына трибунага менеп аңлатучылар да булды. Тик җавап бер: хәл коммерцияле булмаган дача партнерлыгы әгъзаларының карарына күбрәк бәйле. 
Сораулар күп булса да, җыен күңелле нотада тәмамланды. Бер төркем активистлар Фаил Камаевка Рәхмәт хаты тапшырды. «Соңгы ике ел эчендә барлык мөһим проблемалар хәл ителә башлады. Мондый игътибарның булганы юк иде», – диделәр алар.

Рөстәм Зәкиев фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев