Светофор бар, тик әлегә эшләми. Сәбәбе нидә?
«Инде күптәннән Яр Чаллы-Водозабор-Яңа поселогы юлында светофор куелды. Моңа бик тә сөенгән идек. Бу юл аша көн дә меңләгән транспорт уза. Эшкә бару, кайту сәгатьләрендә биредә бөкеләр хасил була, юл-транспорт hәлакәтләре дә еш килеп чыга. Светофор бар, тик әлегә эшләми. Ни сәбәп?» Редакциянең кайнар элемтә телефонына шундый сорау белән чыктылар. Без аны районның төзелеш, архитектура hәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлегенә юлладык.