Якты юл
  • Рус Тат
  • 16 октябрь 2019 яңалыклары

    • 16 октябрь 2019 - 14:00
      Район чистарды һәм яшелләнде
      Районның барлык авыл җирлекләрендә узган атнада шимбә өмәләре үтте. Ул көнне авыл, поселок урамнары, учреждение һәм оешма территорияләре, парклар, зиратлар, чишмәләр чистартылды, тирә-як тәртипкә китерелде. Шимбә өмәләрендә территорияне яшелләндерү буенча да зур эш башкарылды – 10 мең 990 төп агач утыртылды.
      299
      0
      0
    • 16 октябрь 2019 - 13:10
      Мәктәп ярминкәләре
      Шушы көннәрдә башкалабызда мәктәп ярминкәләре узды. Анда республика районнарыннан мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.
      387
      0
      0
    • 16 октябрь 2019 - 11:45
      Өлкәннәрне хөрмәтләделәр
      Бу көннәрдә юбиляр өлкәннәребез котлаулар кабул итте. Мерәс авылында яшәүче Маһирә Мәрдәнованы 95 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Фаил Камаев, җирле җитәкчеләр килеп тәбрикләде.
      374
      0
      0
    • 16 октябрь 2019 - 11:12
      «Демография» проекты кысаларында Татарстан пенсионерлары диспансерлаштыру уза
      Эльмира Зарипова 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыруга алып баручы «социаль такси»ның Арча районында ничек эшләвен тикшерде.
      391
      0
      0
    • 16 октябрь 2019 - 10:25
      Түлә һәм тынычлап яшә
      Районда җылыту сезоны һава торышына бәйле рәвештә быел иртәрәк башланды. Бу торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең әзерлегенә дә бәйле. Моңа халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләве дә йогынты ясый. Кызганыч, районда бу күрсәткеч яхшы түгел. Бүген тукайлыларның торак-коммуналь предприятиеләр алдындагы бурычы 47 млн 493 мең сум тәшкил итә. Шуның 2 млн 768 мең сумнан артыгы җылылык өчен. Круглое Поле поселогында урнашкан «Доверие» идарә компаниясе 82 күпфатирлы йортка хезмәт күрсәтә. Бу 100 мең квадрат метр торак мәйдан дигән сүз. Әлеге компаниядә эшләрнең торышы турында аның җитәкчесе Вера Игнатьева белән сөйләштек.
      359
      0
      0
    • 16 октябрь 2019 - 09:55
      Вакантлы урын
      Район конкурс комиссиясе 2019 елның 17 октябреннән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итү буенча урынбасары вазифасына конкурс игълан итә.
      370
      0
      0
    • 16 октябрь 2019 - 09:20
      Салымнар аз җыела
      Милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләп бетерергә кирәк. Бу турыда хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә тагын бер мәртәбә искә төшерделәр.
      333
      0
      0
    Реклама