Район чистарды һәм яшелләнде
Районның барлык авыл җирлекләрендә узган атнада шимбә өмәләре үтте. Ул көнне авыл, поселок урамнары, учреждение һәм оешма территорияләре, парклар, зиратлар, чишмәләр чистартылды, тирә-як тәртипкә китерелде. Шимбә өмәләрендә территорияне яшелләндерү буенча да зур эш башкарылды – 10 мең 990 төп агач утыртылды.